Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагын да ныграк куырылды. Алар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы, эткәләп, янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте. Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куйдылар. Станция ягында авиаполкның бездән соң очучы эскадрильялары ташлаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. «Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да» дигән моңсу уй күңел төпкелендә баш калкыта. Эх, шулар арасында булсаң иде хәзер!
Комендатура бинасының коридорыннан барганда, каршыга очраган немецларның йөзләренә игътибар иттем: аларның чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан. Димәк, үзләренең соңгы сәгатьләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.
Ярым караңгы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде. Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән. Тик аларны тануы читен, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә, куллары, битләренә кадәр пешеп кабарган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган. Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр. Никтер аның парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да яралыны шуның өстенә салдылар. Аның аягына да басып торырлык рәте калмаган. Сызлана, күрәсең. Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервларга авыр тәэсир итә. Мин, аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем.
– Кем син, әй, җан иясе? – дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзләрен ачты. Мин безнең звено командиры өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, авызының бер читен кыегайтты:
– Синең кебек үк кеше, Хәлилов. Танымыйсыңмыни?
– Таныдым, иптәш өлкән лейтенант.
– Тсс, артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар, авызыңны чамалап ач.
– Аңладым, иптәш командир, – дидем мин акрын тавыш белән. – Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме?
– Их-х, өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда – эчтә януына чыдашлы түгел. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.
Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнең дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.
Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.
– Попрофф, – диде ул, урысчаны вата-җимерә, Бобровны допроска чакырып.
Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да дүртаяклап торып басмакчы булды. Тик аның талпынуы барып чыкмады. Мин, командирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым.
Обер-лейтенант:
– Отстаффить! – дип кычкырды. Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автоматчыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе, җәһәт