Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар
борынгы көй сыман, тирәннән килә иде аның тавышлары. Бусы исә, кичләрен авыл бетереп ярык гитара чирттереп йөргән ни бала, ни җитлеккән егетләр күк, үз чамасын үзе белми шапырына. Әүвәлгесе Бәкер карт заманы яшьләре кебек саллы, горур, үзенә бәяне зурдан куяр, әллә ничә нигез аша торган тавык халкын да тәмам әлсерәтеп, эштән чыгарып, имгәтә-имгәтә куып йөрергә бә-ә-әк мачтыр иде шул, оятсыз…»
Беравыктан татлы йокылары бүленгән камыт аяклы Акбар өйалды астыннан һау-һаулап чыгып чапты. Келәт артындагы кычытканлыкта, моңлы да, кызганыч та иттереп, мәче мияуларга кереште. Ә аннан ары шабра күрше солдатка Мәрьям карчыкның безелдәтеп кенә сыерын саварга керешкәне ишетелде.
Менә шуларның барчасын рәхәт чигә-чигә тыңлап, дөньялар бөтенлегенә куанып утырган Бәкер әле елмаеп, әле боегып алырга өлгерде. «Йа Раббы хикмәтләре! Гомер бакый менә шулай.
Шундый көнне юлдан ат арбасына утырып барганыгыз бармы сезнең? Нәкъ менә шушы юл, кысырланып калган басулар инде онытылган хатирәләрне, үзең теләсәң-теләмәсәң дә, янә сиңа китереп ташлый. Бәкер белән дә шулай булды. Әнә тагын егет чакларында кызлар куган бәбкәләрне үгезгә төяп әвенгә ташыган кыр ягы. Тугайда ул әвеннең кычытканлы чокырлары бүген дә исән әле. Ул чакта үзәккә үткән кебек тоелса да, сагындыра икән шул. Бигрәк тә бала итәкле күлмәк кигән, чигүле алъяпкыч япкан ялан беләкле кызлары…
– Яле, уңгыры, күтәрә төш сыйракларыңны. Син бигрәк тагын!
Карт, «зерт» иттереп кенә, байталның арык сыртына мунчаладан үргән чыбыркысы белән тамызып алды. Тегесе адымнарын җәһәтли төште. Теләми генә фырылдап куйды. Ат башын чайкаган саен, кай җирендәдер нидер шапылдый. Бу тавыш нидер үлчәп барадыр сыман тоелды картка. Раббысы язган гомере түгелме икән?..
Ә аннары – рухын гарипләткән сугыш. Үҗәтләнеп-үҗәтләнеп үч алу…
«Нишләп болай соң әле бу, хәерсез? Ник дип үткәннәр болай йөдәтә икән бүген, кадалгыры? Шәт, шул юеш борынның Советка жалу белән барганы өчендер әле. Кемгә зыян салганым бар инде, ә?…»
Кыскасы, Бәкер картның күңеле рәнҗегән, шул күңелнең иң түрендә сәер бер зилзилә кузгалмакчы.
– Әйдә әле, Бәкер абзый, Чүнник күленә барып, бер-ике кыр үрдәге бәреп кайтыйк әле.
Алдагы көндә генә Марьям карчыкның кунакка кайткан Зөфәр атлы студент оныгы шулай аптыратудан башланды инде җыенысы.
– Җә, җә, естудин, тилчәләнми генә тор. Каныкма юкка. Аннары соң җәдрәнең булган хәдәрәсе былтыр чебешләрне ашаган мәчегә тотылды, – дип тә карады… Зөфәр бер чәйнек әче бал күтәреп кермәсә, күнәсе түгел иде.
Киттеләр. Акбар, күрше-күләннең каз-үрдәген пыр туздырып, алдан чабулады.
– Җә, Зөфәр энекәш, ошады дисең инде каланы? Ату гел естудинга охшамагансың, һаман шул шыпана килеш калгансың. Тик менә өйдә ятасы, егыла-тора җир сукалыйсы урында… – дип сүз башлады карт, юлда барганда. Тегесе дәшмәде. Көзгә кырын әйләнәсен ишеткән иде, шуңа күңелсездер бу дип, карт борчымаска булды аны.
…Кич. Аяк астыннан бытбылдыклар да пырхылдап чыкмады, күктә, биектә-биектә, тургайлар да сөенешмәде. Шулай да