Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
1995 елда Казанда вафат. Беренче шигыре «Эшче» газетасында 1924 елда басыла. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче. 1934 елдан – Язучылар берлеге оештырылган елдан – аның әгъзасы. Очучы. Бөек Ватан сугышында катнаша. Медальләре ишле. Әдәби иҗаты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бәяләнә. Соңгысына Салих абый аеруча куана иде. Соң инде, ниһаять, аның әдәбияттагы хезмәтен таныдылар бит, танырга мәҗбүр булдылар!
Шулай да без (бөтен татар җәмәгатьчелеген истә тотам) аның татар язмышына салган олы хезмәтен белә белмәдек. Моны киләсе буыннарга белергә язсын. Шәт, шулай булыр да, һәм бу өмет ышанычлы. Олуг шәхесләрне халык онытмый, вакытлар узган саен, андыйларның кадерен беләрәк бара.
Китап кирәкме?
Хатип абый Госман һәм Якуб абый Агишев – Казан дәүләт университетына педагогия институтыннан килделәр. Аларны бер үк вакытта яңа эшкә күчерүләре, шул чактагыча әйтсәк, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын «кадрлар белән ныгыту» максатыннан иде. Һәм бу хәл бездән – студентлардан яшерелмәде. Моңарчы әлеге кафедрага шушы бүлек ачылудан бирле Рабига апа Хәкимова җитәкчелек итте, инде биш курста да татар бүлеге бар иде. Шулай да укытучыларның күбесе – әйтик, Латыйф Җәләй, Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Халит, Гази Кашшаф – читтән килеп лекцияләр укыйлар иде. Һәм кафедра мөдире Хатип абый булгач (ул бу эшне чирек гасыр буена башкарды), аспирантураны беренче тәмамлаучылардан Ибраһим абый Нуруллин, Мирфатыйх Зәкиев, Зәет Мәҗитов укыта башладылар. Алар университетның тулы мәгънәсендә үз кадрлары иде.
Хәер, бераз читкәрәк кителде. Хәзергә Хатип абый турында гына кыскача сөйләргә җыенган идем ләбаса.
Безгә дүртенче курста (1952–1953 еллар) Хатип абый татар совет әдәбиятын укытты, Һади Такташ иҗаты буенча махсус курс алып барды (фән телендә шулай атала иде). Бу курс утыз ике сәгатьлек, ягъни уналты лекция иде дип хәтерлим. Һәм Хатип абыйның лекцияләрен без (бер мин генә түгел, ә бөтен группабыз белән) көтеп ала идек. Шәхсән мин исә Такташның тормышы һәм иҗаты турындагы уналты лекцияне уналты хикәя (!) буларак кабул иттем. Мондый осталыкка ирешүдә Хатип абыйга чит илләр әдәбиятын җентекле белүе дә ярдәм иткәндер. Онытмыйк: ул, – университетка килгәнче, чит ил әдәбиятын укыткан кеше. Ә югары уку йортында мондый фәнне алып бару өчен, белемең-гыйлемең ташып тору кирәк ләбаса!
Әйе, аның сөйләве әдәби әсәр кебек тасвирлы иде, шагыйрьнең иҗаты зурлыгын һәм үзенчәлеген студентларга тәфсилле нигезләде ул. Такташ турындагы бу лекция-хикәяләре Хатип абыйның әдәби иҗатының дәвамы булды, минемчә. Аның сугышка чаклы ук хикәяләре аерым китаплар булып чыгуын да онытмыйк.
Әйе, Һади Такташ иҗаты турында соңгы елларда тискәре фикерләр дә ишетелгәләде. Әмма ни генә әйтсәң дә, Такташ Такташ инде ул. Аның олы шагыйрь булуын Хатип абыйның безгә укыган лекцияләре, әлбәттә, раслады. Безгә биргән дәресләре нигезендә ул «Такташ поэзиясе» исемендәге китап та чыгарды. Монда инде, лекцияләреннән аермалы буларак, фәннилек өстенлек итә. Шигъриятне өйрәнүгә Хатип абый, гомумән,