Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Әйе, мәрхәмәтле иде аның карашы.
Кул биреп күрештек. Таныштык. Беренче сүзен теш араларыннан сөзеп әйтте, ысылдагандай тоелды хәтта.
– Исәнмес-с-с-сез.
Сәерсенә калдым, аның эчке халәтендәге үзгәрешне, син мине бер күрүдә үк танып-белеп бетерергә ашыкма, агайне, дип аңладым һәм, Фаил дигәннәре шушы адәм була икән, дип уйлап куйдым. Белешлегебез арткач, Фаил беренче очрашуда туган фикерен шулай ук турыдан әйткән иде. Хуҗин дигәннәре шушы бәндә икән, дип уйлаган ул. Шулай итеп, танышканда бер-беребезгә биргән бәяләребез охшаш, хәтта бер үк булган икән.
Фаилнең ике кечкенә кулъязмасын Зөлфәт кычкырып укыды. Мин, өстәлемә таянып, аска карап утырдым – юморескаларга мөнәсәбәтемне автор, тиз генә ачылып бетәргә теләмәүче Фаил агайне, карашымнан ук белеп-аңлап тормасын, янәсе, без дә бер күрүдә үк ачылып бетмәскә булдыра алабыз, кирелек бездә дә мөлдерәмә, ягъни мәсәлән. Фаил ишек катында – озынча бүлмәнең ул төшендә җиһазлар юк, иркенрәк анда – йөренеп торды бугай, монысын күрмәдем, чөнки ул якка кырын да карамадым.
Зөлфәт, укып бетергәч:
– Әйбәтләр, – дип бәясен чыгарды. – Алдагы санга ук икесен дә бирик боларның. Күләмнәре дә зур түгел.
Мин эндәшмәдем.
– Нигә начар дисең әле, Мәгъсум абый? Зерә ошатмыйсың, – дип, сүзен дәвам итте Зөлфәт, юморескаларны тәфсилләп мактарга кереште.
Һәм бүлмәдә кинәт шаркылдап көлү яңгырады. Сискәнеп, ишек ягына карадым. Ике кулы белән дә биленә таянып, җилкәләрен бераз калкытып, башын янга борып, Фаил көлә. Гәүдәсе тау түбәсенә куелган сын кебек. Буйга тәбәнәк түгел икән ләбаса Фаил – каршыда баһадир басып тора ич, Алпамша сыңары! Киң карашы да сындагыча текәлеп калган. Сыннан аерма шунда: Фаил дигәнебез авызын зур, хәтта киереп, дияр идем, ачкан, ялтыравык тешләре аз гына тутлы йөзен яктырта, көр тавышы сихерләп яңгырый.
Фаил көлүдән шулай ук кинәт туктады. Тешләрен шак-шак бәреп алды да, Зөлфәткә карап, күзләрен шарландырды.
– Нигә әле син Мәгъсум абыйга бәйләнәсең? – Фаилнең карашында ачулану да, шатлану да катыш иде. – Хуҗин минем юморескаларны яманлап бер сүз дә әйтмәде ич әле.
Мондый кырт сөйләшүләрдә Зөлфәт югалып калучылардан түгел. Ул Фаилгә тавышын шактый күтәреп җавап кайтарды.
– Нигә әле күзләреңне миңа шарландырасың? Хуҗинга шарландыр әнә! Кашларын җыерып, җилкәләрен сикертеп куйды Хуҗиның! Бастырсак та була, бастырмасак та Ватан күп нәрсә югалтмас ягъни ки! Үзең әйбәт юморескалар язгансың, үзең шуны белмисең! Әйтсәм инде… Хуҗин Фаиле! Миңа бәйләнеп тора бит әле! Әнә Хуҗиныңа бәйлән!..
Әлбәттә, ачуланышу түгел иде бу, Фаил башлаган шаяруны әңгәмә куертырга чос Зөлфәтнең күтәреп алуы иде.
Менә шулай тиз якынайтты мине үзенә Фаил. Аның көче кирәк чагында килеш-кыяфәтен баһадир булып тота алуында гына түгел, ихласлыгы белән дә кодрәтле иде язучы Фаил Шәфигуллин. Аның тагын бер уңай сыйфаты – юк, әйбәтлеге! – бар иде. Бай кеше иде Фаил! Түгел, әйбер-сәйбергә һәм дә сәмәнгә түгел,