Ялгыз таган. Дания Гайнутдинова
булмаганча сөеп карады Мәрзия. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде.
Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, киемнәренә туры китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче каттагы, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды.
Әнисе Зөлхиҗә ханым кызындагы эчке бер януны шундук абайлады.
– Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, – диде.
– Шатлыгым шул: танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзия Фатыйховна, рәхмәт, сеңлем, – диде.
– Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр.
– Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә…
Шуннан ни эшлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы…
Мәрзия шәбәеп киткән уй-хыялларны тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде ди ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзиянең еракка китәрдәй план-исәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзияне якын да итте, ди. Улы дип сулыш алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?!
Шундый уйлар зилзиләсе эчендә ул үзенең ятагы һәм эш өстәле торган икенче бүлмәгә узды, артыннан ишекне ябып ук куйды. Электр төймәсенә басты. Люстра гөлт итеп кабынды, хәтта Мәрзиянең күзләре чагылып алгандай булды. Шул җәһәттән ул кинәт башын селкеп куйды, әйтерсең лә шик-шөбһәле ябышкак уйлардан бер селтәнүдә арынырга тели иде. Әйе, тели иде, өзми дә куймый авыз эченнән сөйләнә бирде:
– Юк, юк, шомлы фикерләр ябырыла күрмәсен! Мидхәт мәхәббәтен әйтми калмас, мине Тәгъзимә ханымга күрсәтү җаен да табар. Гомерендә ачыны да, төчене дә байтак татыган Тәгъзимә апа мине ошатыр. «Хуш киләсез, сеңлем!» – дияр. Ә аннары… ае, көне, сәгате җиткәч: «Төкле аягың белән, киленкәем! Кызым кебек булырсың», – дип куандырыр. Ике әни килешеп китәрләр. Су белән дә аера алмаслык кодагыйлар булырлар. Шатлыклары уртакка әверелер. Берсе улы өстенә – кызлы, икенчесе кызы янәшәсенә уллы буласы ич!..
Әйе, шулай. Фәкать шулай. Май аенда кабынган бәхет йолдызы сүнмәскә тиеш! Май – яз ае. Аннары – җәй, табигатьнең иң күркәм чагы. Язгы чибәрлек чигенгәч, ямьле җәй мәйдан били. Алда – аның муллык тулы көзе. Ә гомеренең кышы турындагы шыксыз