Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
ган арада, бер төн эчендә формалашып, мәйданда ике «милли» игезәк – «милли үзәк» һәм «болгарчылар» милли хәрәкәте күренде. Ярсулар, гайрәтләр… Татарга тарих рөхсәт итмәгән бер рәвештә шаулыйлар. Күпләр: «Нәрсә бу?! Әллә мин, йоклап, искәрми калдым микән? Кайчандыр башка халыклар рәвешендә – җанлы кешеләр кыяфәтендә булган татарның кан тамырында җанлану хәрәкәте башланып китте микән?!» – диләр. Алай дисәң?.. Бар ярсулары, бар сүзләре, бар көчләре фәкать бер ноктага – татарның исемен каһәрләүгә, чирканып, нәфрәтләнеп, татарлыктан баш тартуга каратылган «болгарилар»га гына кара! Әнә бит, озын чиратларга басып, үзләренең «болгар» икәнлекләрен изһар итәргә ашыгучылары да – элек тә татарлыклары ташка үлчим генә булган, «майлы сөякләр кимерүче», номенклатура урындыкларына тырмашып утыру өметендә яшәүче «иптәшләр». «Яңа болгарилар» чынлыкта үзләренә охшаш бернинди кысаларга сыймас килбәтсез рәвешкә кертелгән «татарлыкка», ягъни үз татарлыкларына нәфрәтле мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр. Аларның гиперболаштырылган бу театраль ярсулары, дәртләре «икенче күренешләр»ендә үк инде мондый кайнарлык, кыюлыкларның эчке ясалмалыгын бөтенләй яшерә алмыйлар. Ясалма тапкырлыклары аркалары ныклы «номенклатур» таянычка сөялгәнен күрсәтә. Эчке дәртсез ярсулары, салкын җанлы кайнарлыклары милли каһарманнар була белгән Баһаветдин һәм Гайнан Вәисев кебек «болгарилар»ның интуицияләренә тоташтыру, шартлау чигенә якынлаштырылган сәхнәләштерү генә. Шуңа да карамастан заманыбыз «болгарилар»ының (чынлыкта «болгавырлар»ының) мондый чыгышлары җансызландырылган татар тормышында гади кешегә, нинди дә булса хәрәкәткә очкынлану җемелдәве күрсәткәндәй кыланып, аларның игътибарларын читкә җәлеп итү, ниндидер хис кузгатып юату булып тора. Шундый тәэсир бүген инде хәтта яшь алмашлар – яңа буын күңеленә ниндидер «җанлылык», өмет чаткысы булып бәрелеп китә ала. Әмма «болгарилар»ның бу казаныш иллюзиясе аларның үз тырышлыклары уңышы гына түгел. Бүгенге «болгарилар»ның кешелек табигатенең асылы – характерлары, булдыклылыклары, тырышлыклары – мондый нәтиҗәлелек күрсәтергә сәләтле түгел. Хәрәкәтләренең йөкләмәсе – «йомышлары» – дәвамлылык, уңай нәтиҗәлелеккә каршы каратылган. Асылда, бу чыгышларның тирә-яктагыларга көчле тәэсир иткән («сокландыргыч») ул сыйфатлары – ягъни бөркәнчекләренең тышкы бизәкләре генә булып, алары да «хуҗалары»ның, ягъни заказчыларының күп гасырлар дәвамында «кул шомарту»дагы бай тәҗрибәсе нәтиҗәсе.
Бу эчке мәгънәсезлекнең нигезе – «болгарилар» хәрәкәтенең конкрет тарихи эчтәлексезлеге. Ул иҗтимагый-тарихи хәрәкәт түгел, башлыча вакытлы сәяси конъюнктурадан файдаланып, «җиңел кәсеп» ияләренең иҗтимагый хәрәкәттә, матур бизәкле бөркәнчекләргә, маскада, пәрдә артына яшеренеп, карьера ясарга кирәкле «ясалма дәрәҗә», «җиңел акча» табу хәрәкәте. Бу «болгарчылык»ны, алда күрербез, реаль болгарларның да Идел киңлекләрендә күренгән көннәреннән, 700 елларның беренче яртысыннан ук, тулы мәгънәсендәге хәрәкәт – төбәктәге җанлану дип булмый. Безнең хәзерге «болгарилар» ниндидер әкәмәтләр күрсәткәндәй итәләр. Ул атамасы белән генә «әкәмәтлеккә» аваздаш. Морад Мулла, Г. Утыз-Имәниләрне болардан аерып караганда, менә 1260–1270 еллар инде «болгарилык»ны чынлыкта (карга кебек) «кычкыра тик кар да кар» дияргә генә була. Безнең арадагы «болгарилар»ның кыланышы ул 1300 еллык «әкәмәтләре» сурәтен көзгедәгедәй төгәл чагылдыра. Аларның болай дау күтәрүләре, тавышланулары халык язмышы җитди тарихи кризис кичергән көннәрдә башлана һәм халыкны берләштерүгә, оештыруга түгел, киресенчә, бүлгәләүгә, илне көчсезләндерү, хәтта таркатуга юнәлтелә. Алар «болгарлык» өчен, күкрәк читлекләрен куптарып, М. Горькийның Данкосы кебек, йөрәкләрен факел итеп күтәрергә җыенгандай кыланалар. Бу «чәпчү» – нәрсәдер булдырырга каратылган җанлану түгел, кәмит, сәхнә уены – җәмәгатьчелекне чуалту белән бергә шунда ук нәтиҗәсез юкка чыга. Һәм бердәнбер максатка – татарны чуалтып, өркетеп какшатуга ирешеп тына. «Болгарилар»ның үз «болгарлык»ларына адресланган «реаль» тырышлыклары да шул ук ясалмалык чикләреннән үз халкына «хезмәтләре», «болгарлар»ны көчәйтүләре шундый ук «сәхнә чыгышлары» («казаныш» – берничәсенең демонстратив рәвештә, паспортларын алыштырып, яңа паспортларына үзләрен «болгар» милләтеннән дип яздырулары) белән чикләнә. Бу да, асылда, болгарларга көч өстим дип түгел, иләс-миләс татар гавамын саташтырып, болгавыр шау-шуны, ыгы-зыгыны көчәйтеп, үзләренең шул «болгарлашу» кармагына «балык» эләктерү максатында эшләнә. Шул бер үк гамәл: хәрәмләшү, алдашу-ялган.
«Болгарилар» демократик (гади хезмәт кешеләре) катлау вәкилләре түгел. Инде югарыда телгә алынган характерлауларда да күзгә ташлана югары катлау вәкилләре. Алай гына да түгел, үзләрен югары катлауның каймагы итеп күрсәтергә яраталар. Даулары да һәрчак хакимият уңайлыкларыннан читләтелгән аксөякләрнең оппозицияләре «привилегияләре өчен тузынулар» чикләреннән чыкмый. Һәммәсе диярлек затлы интеллектуаллар һәм каләм әһелләре. Үз заманы акыл ияләренең дә үтә киткән аристократлары. Әлбәттә, үзләренең нарцислык үлчәмнәренә караганда гына. Нарцислык – җүләрләрчә үз-үзләренә гашыйк җан ияләренең үз бәяләмәләре генә булган «затлылык»тан нинди «затлы нәтиҗә» көтәргә мөмкин?! Ул аларның якынына да килми. Әйтик, менә бер мең дә ничә йөз еллар инде алар күкрәк читлекләрен кубарырлык ярсу белән ниндидер болгар халкының шанын һәм актив эшчәнлеген күкләргә ашырырга теләгәндәй