Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
Аны бу эшнең осталары – «гололобыйлар» кулында калдырганнар. Аларны яклаганнар, бу эшкә һәвәсләндергәннәр, яшәешләренә һәм кәсепләренә төрле уңайлыклар тудырганнар. Үз төбәкләрендә алар теләсә кайсы хаким кабилә заманында тулы иркенлек (автономия) белән файдаланганнар. Бу байлык чишмәсен сер итеп саклау зарурлыгыннан туган әкиятләрне, Төньяк мех сәүдәсе юлларының котылгысыз һәлакәтле куркыныч булуы турындагы мифларны Идел-Чулман буенда сәүдә итүчеләр, бу сәүдә юлының Дала һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгу юлларын үз кулларында тотучылар бөтен дөньяга җиткергәннәр. Шул рәвешчә аларның борынгы Грециядә таралган өлешләре турында Геродот китабында теркәлеп калган.
Гасырлар үтү белән, бу сәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия булган Бөек Ефәк Юлы белән дә ярыша һәм иңгә-иң торып яши алырлык күренешкә әйләнә. Грек колонизацияләре, Искәндәр Зөлкарнәен, Бөек Рим республикасы һәм империяләре җиңүләре дә аның юлын буа алмый. Ягъни югары цивилизацияле, империякүләм сәүдәле, бөек сәүдәле титул халыклар да бу кәсепне үз һөнәренә әйләндергән халыкны бу «сәүдә ияреннән» чөеп төшерә алмыйлар. Сәүдәнең төньяк өлешен «эшләтүче» белгечләр бары тик алар гына. Ул халык, әйткәнебезчә, борынгы фин-угорлар күченеше вакытында ук бу якларга килеп чыга һәм әлеге һөнәрне ныклап үзләштерә. Әмма этник яктан «плешеголовыйлар» финнардан да, угорлардан да түгел, этник төркиләрдән. Димәк, фин-угорлар күченеше вакытында инде аларның бу хәрәкәтенең төрки элементлары да булган. Һәрхәлдә, Геродот вакытында инде алар Ойкумена чикләренә кертелә. Аларның әлеге сәүдә юлы серләрен саклауга каратылган борынгы мифлаштыру элементлары инде Геродот тарихында үз эзләрен искәртә. Әлбәттә, бу «плешеголовыйлар» – хәзерге «гололобыйлар»ның – татарларның – турыдан-туры ерак бабалары.
«Плешеголовыйлар» сәүдәсенең ул заманнардагы кайбер мөһим үзенчәлекләрен, мәсәлән, шул фактка карап билгеләп, күз алдына китереп була. Сасанидлар династиясе (б. э. к. 224–651 еллар) Иран ювелир сәнгатеннән безнең көннәргә рельефлы мифологик геройлар сюжеты вакыйгалары сурәтләнгән, саф көмештән коелган җиде-сигез зур поднос сакланып калган. Шуларның биш-алтысы археологик казынулар вакытында хәзерге Пермь өлкәсе территориясеннән табылган. Бәхәссез, болар йомшак мехка – затлы җәнлекләр тиресенә алыштырылган кыйммәтләр. Мех, бик күп вак тиреләрдән торган, кеше файдалана ала торган әйбер буларак, бернигә яраксыз алтынга караганда да кыйммәтле, ул заманнарның иң ышанычлы бәяле акчасы була. Әлеге көмеш тәлинкәләрне Идел буена китереп чыгарган вакыт (б. э. к. 224–651 еллар арасы), Аттила заманнары 430–450 еллардан да соң булмаган, күрәсең. Борынгы һуннар патшасы Аттиланың Көнбатыш Европага походы – гаскәр, сугыш чыгымнары хисапсыз күп акча сораган. Империя башлыгы, бу зур максатына ирешү өчен, күрәсең, сараендагы алтын-көмеш кебек затлы бизәнү әйберләрен кыйммәтле мехка алыштырырга мәҗбүр ителгән. Күренә ки, бу борынгы сәүдә төбәге һуннар, ягъни төрки кабиләләр