Үз туксаным туксан / Моя правда. Гамил Афзал
гөрләп тора.
Шагыйрь кимчелекләр эзли,
Үзе эчтән уйлап куя:
Эшем алга тәгәрәсен
Дип тырышсаң – монда җәйлә!
Берәү ачты тәрәзәсен:
– Әйдә, туган, ашка-чәйгә!
Керде шагыйрь тыйнак кына,
Тәнкыйть-фәлән уйлап кына:
«Мөгаен, бу эчкечедер,
Азып беткән бер кешедер.
Менә хәзер акча сорар,
Сыйланыйк, дип мине буар…»
Хуҗа әйтте: – Менә комган,
Җылы су бар, юын, туган! –
Тагын китереп сөлге төртте:
– Битне сөртеп җибәр менә! –
Шагыйрь иптәш фикер йөртте:
«Бичәсе дә чибәр генә…»
Балалары идән тулы,
Берсе шаян, берсе елак.
Хуҗа агай әйтеп куйды:
– Утыр, кунак, җитеш, кунак!
– Быел җәйләр яхшы килде,
Көзен ничек боергандыр…
– Җитешегез, ягез инде,
Токмачы да куергандыр…
– Калҗасын да капкалагыз,
Күкәй салмый йөргән иде…
Икмәген дә күп алабыз,
Ике кило ярым тиде…
– Рәхәт инде колхоз эше…
– Аденауэр – начар кеше…
– Булдыклы ул минем Касыйм…
– Атом белән шаярма син…
Шагыйрь күңеле эреп китте,
Гүя монда бертуган ул,
Күрешергә вакыт җитми,
Интизар булып торган ул.
Бары да таныш, бары да туган:
Мич янында баулы суган,
Соры песи, калай комган,
Чуар мендәр, чуар юрган…
Шундый таныш, шундый якын
Өянке дә өй артында,
Чәй ясаучы уңган хатын,
Аның кунакчыл карты да.
Шагыйрь уйлый: «Менә бит ул
Гади халык, гүзәл халык.
Чәй эчәргә, кунакка кил,
Гаеп эзләп, гаеп табып,
Йөрмә икән тәнкыйть язып.
Менә синең геройларың:
Көне матур, күге аяз, –
Һәркайсына поэма яз!»
Бер тәнкыйтьче
Роман язды, хикәя дә, шигырь дә –
Рәтле булып чыкмады берсе-бер дә.
Хәзер инде тәнкыйть яза, үтә теш,
Эш килмәгәч, акыл сату – ансат эш.
Бөркет
Шулай беркөн абзаң алды палучка,
Пачке-пачке акчалар керде учка.
Карар кылдым палучканы юмакка –
Килсен миңа таныш-белеш кунакка.
Күрсен алар юмартлыгын хуҗаның,
Нинди муллык, рәхәттә мин торамын!
Әзерләдем кызыллар һәм дә аклар,
Күп тә үтми килеп тулды кунаклар:
Абзыйлар да, егетләр дә, туташлар…
Өстәл тулы закускалар һәм ашлар.
– Ягез, – дидем, – иң кадерле дусларым,
Күрәсез бит алдыгызда тост барын, –
Күтәрегез туганлык, байлык өчен!
Ну, егетләр, исәнлек-саулык өчен!
Сез, – димен, – дусларым, аллар да гөлләр,
Сезнең белән күтәрелә күңелләр…
Кызып алгач, ямьле-ямьле сөйләштек,
Кунакларның йөзе ай да кояш тик.
Бокал тулды ямьле мәҗлес кичендә:
Ягъни минем исәнлегем өчен дә,
Кунакларның