Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов
китте. Тынычлана төшкәч, ипигә май ягып бирдең, чәй ясадың. Киндер тастымалга төрелмәгән зур бер шакмак шикәреңне пычак белән чукып ваттың, чәчелгән вак кисәкләрен учыңа җыеп салдың. Кечерәк шикәр кисәген саклык белән генә тешләп, чәеңне тәмләп эчәргә керештең. Шунда мин үз уема килгәнне сорап куйдым:
– Әни! Безнең әти дә, бәлки, исәндер, ә? Әнә Уткүз Салих абый ничә елдан соң да кайтты бит, – дидем.
«Уткүз» дип без аны зур күзләре ялт та йолт килеп торганга, һәрнәрсәне тиз күреп алганга әйтә идек. Синең авыз читенә килгән чынаягың кире өстәлгә төшеп утырды. Уйлана калып җавап бирдең: «Ул Салих бит…» – дидең. Әтине искә алуым йөрәк яраларыңны яңартып җибәрде булса кирәк. Сабырлыгыңны җыеп: «Юк, улым! Атаңның үлгән хәбәре килде шул…» – дидең. Аның Сталинград сугышларында һәлак булуын әйттең һәм болай дип өстәдең: «Атаң кайтса, шатлыгыбыз эчебезгә сыймас иде канә, әнә ул чалбарыңны ертык тез башларын каплатып сызганып кую да кирәк булмас иде».
Әйе, мин ул чалбар балагын иртән бозау арканларга барганда, бозау чыгымчылап үземне өстерәп чапканда ерттырган идем…
Проводница пассажирларны йокларга өнди. Инде соң, караңгы. Әнә каршы яктан килгән поезд ыжгырып үтә. Вагон тәрәзәләре артында төнге күренешләр кино кадрларыдай йөгерешә. Тәрәзә-кадрлар миңа әйтерсең узган тормышымны сөйләп ашыгалар. Мин аларда чагылганнарның һәммәсен күреп калырга тырышам…
Ниһаять, Казан вокзалына да кайтып җителде. Туган җирләргә аяк басуы да икенче шул, әни. Күңелләр күтәрелеп китте. Тегендә дә, монда да ашыгучы кешеләрне күргәч, ихтыярсыздан синең белән бергә Казанга килгән көн искә төште. Син ул чагында вокзалдагы кешеләргә бертын карап тордың да: «Сорап карасаң, ничек булыр? Боларның берәрсе минем сеңелләремне белми микән?» – дидең һәм сүзсез калдың. Күз карашларыңнан шуны тойдым: уйларың белән син, еракларга китеп, сеңелләреңне эзләп баккандай иттең. Бу минутта сиңа ярдәм итәсем, аларны тизрәк эзләп табасым килде. Әйе, бу хис миңа армиягә киткәч тә тынгылык бирмәде: сеңелләреңне эзләтеп Грозный шәһәренә, тиешле оешмаларга хатлар яздым. Тик миңа килгән җавап хатларында шулкадәресе генә ачыкланды: балалар йортына бирелгән Мәсрүрә турында берни дә билгесез; документлар 1940 елга кадәр бөтенләй сакланмаган. Ә Гаҗиләгә карата адреслар бүлеге аның Бөек Ватан сугышына кадәр үк Грозный шәһәреннән Урта Азия якларына китүен хәбәр иткән иде. Аннан соңгы эзләнүләрем дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Улың үсеп җиткәнне көтә-көтә, ул вакыйгаларга күп вакытлар үткән шул инде, әни…
Казан автобусы Теләчегә өч сәгать дигәндә кайтарып җиткерде. Аннан авылга җәяүләп кенә киттем. Без, әни, кайчандыр шаулап торган Теләче базарына шушы юлдан барган идек. Сугыштан соңгы еллар иде. Әтинең үзе теккән тунын пот ярым онга саттык. Шунда син миңа сары сагыз алып биргән идең. Аны юл буе чәйнәп кайттым. Үзем кичләрен авыл яшьләренең Наза уеннарында җырлаган җырларын такмаклап алам:
…Уйныйлар Теләчедә;
Насыйп