Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
практика узабыз. Операция ясыйсы бар…
Үтәй. Хирурглыкка укыйсыңмыни?
Билгиз. Әйе…
Үтәй (ризыгын чәйни-чәйни). Син үз өең белән торасыңмыни?
Билгиз. Өй дип әйтерлек җире юк инде аның, бер «сыпушка».
Үтәй. Безнең Каравайдамы?
Билгиз. Әйе.
Үтәй. Квартира алырга чама килмәдеме?
Билгиз. Акча җитмәде. Заводта берничә ел гына эшләп калдым. Директорга квартира сорап кергән идем керүен…
Үтәй. Бирмәдеме?
Билгиз. Юк. Менә мин синең кебек вакытта, ди, хатын белән икәү баракта унике квадрат метрлы бүлмәдә яшәдем, анысы да ике семьяга бүленгән иде, ди. Язган гаризамны профком рәисенә адреслады. Шуның белән вәссәлам…
Үтәй. Тагын сал әле!.. Ярар, бик тутырма. Булды… (Аракыны эчеп куя, кабымлык каба.) Аннары профком рәисенә кердеңме соң?
Билгиз. Кергән идем…
Үтәй. Ул ничек ди?
Билгиз. Мине тыңлап-тыңлап утырды да, изге киңәш биргәндәй: «Менә шушы гаризагыз белән ЖКО нәчәлнигына барып карагыз әле, бушаган бүлмәләре булмасмы?» – ди.
Үтәй. Бардыңмы соң?
Билгиз. Бардым да… Эт авызыннан сөякне тиз генә алырсың, бар!..
Үтәй. Таба майламыйча купмый шул ул… Эт авызыннан сөякне алыр өчен дә аңа икенче, майлырак калҗаны ыргытырга кирәк.
Билгиз. Булмаган «калҗа»ны каян аласың?
Үтәй. Шул шул, безнең ишегә – шымытыр… (Кыярын чәйни.) Дальше ничек булып бетте?
Билгиз. ЖКО нәчәлнигы гаризаны укып чыкты, салынган имзаларны «һм» дә «һм» дип җентекләп карады. Тырпаеп торган кашларын җыерды-җыерды да «Юк бит!..» ди. Шулай итеп, мине культурны гына чыгарып җибәрде. Ә миннән алда гына чыккан егетнең гаризасына бүлмә бирергә дип язган. Карасам, аның гаризасына профком рәисе зәңгәр башлы каләме белән имза салган, минекендә кызыл белән язылган. Кызыл төс, боларның шартлы килешүе буенча, «отказать» дигән тамгалары икән. Менә бит ниләр генә кыландырмыйлар.
Үтәй (рәхәтләнеп көлеп). Сүз берләшкәннәрме? Профком рәисе, кызыл башлы каләме белән имзасын салып, сиңа «изгелек» эшләгән икән… (Көлүдән чак туктап.) Шулай итәләр ул безнең ише халыкны, «эт – эткә, эт – беткә…» диләрме әле, юри аңгырайтып йөртәләр… (Кулын кулга ышкып.) Кайда да «майлау» кирәк, егетем… Әйдә, тагын бераз сал әле… (Салган аракыны эчә, акчага ишарәләп, бармагын бармакка ышкый.) Алар һаман да шушы тити-митине көтә, «Господин рублеңне», күбрәк кенә булсын! Булмаса, өметең акланмый инде… Талауга корылган психология әле дә яши бирә. Моны син аңларга тиеш инде… (Кыза төшеп, йөреп китә, урман аланлыгын колачларга теләгәндәй, кулларын җәя, урманга ишарәли.) Менә монда нинди генә агачлар үсми иде. Һәммәсенең кирәге чыкты. Кызны институтта укытырга да, малайны өйләндерергә дә җитте… (Ул куанычыннан биегәндәй сикереп-сикереп ала, аннан Билгизгә якыная һәм, башыннан күн фуражкасын салып, кулы белән маңгаена суга.) Аның өчен менә бу башны эшләтә белергә кирәк. Аңлыйсыңмы, студент?.. (Фуражкасын батырып кия, чайкалып, төптә утырып торган шешәгә карый.) Ни, мин бу шешәне үзем белән алыйм әле? Кирәге чыгар… (Яртылаш калган аракы шешәсен, алып, кесәсенә тыга,