Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!. Ландыш
л туган авылның исеме дә шагыйранә: Акбүре! Ишетүгә үк әкияти бер соклану биләп ала, шагыйрә үзе дә әкият иленнән безнең тирәгә килеп чыккан сыман. Әкияти серлелек… Вакыйгалар арасында әкияти багланышлар. Әллә шуңамы дим, аның лирик шигырьләренә дә хәтта нәни эпиклык хас, аның шигыре ниндидер бер вакыйгадан үсеп чыга. Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә… Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың.
Сүз башында Такташны искә алуым юкка түгел. Ландышның ритмикасында да бөек шагыйрьнең тәэсире бар сыман. Ландыш та, аның кебек үк, иҗек санының юлларда тәңгәл килүенә артык игътибар итми, әмма вәзен бар, ритм саклана. Моның өчен осталык кына түгел, табигатьтән килгән талант кирәк. Ландыш та шигырендә сюжет корудан, хикәяләүдән, диалоглардан тайчанмый. Биредә бик сак булырга кирәк, язганың тезмәгә салынган мәкалә булып чыгарга да мөмкин. Ләкин Ландышның шагыйрьлеге өстен кала – үзенчәлекле метафоралар, хис-кичерешләр ташкыны сине бөтереп ала, һәм син, үзең дә сизмәстән, шигырьдәге вакыйгаларга кагылышлы кешегә – автордашка әвереләсең.
Ландышның иҗаты китаби түгел. Ул, бәлки, Такташ мәктәбеннән икәнен үзе белми дә торгандыр. Аны көндәлек хәл-әхвәлләр борчый, мәхәббәт очындыра, хыянәт җиргә алып ата. Менә шулар табигый рәвештә шигырьләргә күчә. Поэзияне самимилек кенә тәэсирле итә. Сурәтләү чаралары шул тәэсирне көчәйтеп кенә җибәрә.
Куаныч-сөенечләр әсәрләргә яктылык бөркеп тора. Табышлар аларны дәртле итә. Ләкин Мостай Кәрим искәрткәнчә, кешене «шагыйрь ясый югалтулар белән сагышлар». Ландышның да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән шигырьләре шуларга бәйле.
Җыентык «Ачык капка» шигыре белән башлана. Мәгънәле атама. Мин аны шагыйрәнең иҗатына да баглар идем. Ул күңел капкасын ачкан, шакыйсы юк, рәхим итегез! Саф күңел, яхшы теләкләр белән керергә язсын. Ландыш дигән кызыклы шагыйрәнең ихлас күңел дөньясы көтеп тора безне.
Ачык капка
Еллар аша килеп, саксыз гына
Кактым синең күңел капкаң,
ә үзем бит беләм: минем өчен
бу капканы хуҗа күптән япкан…
Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,
Яшьлектәге төсле яндырырмын!»
Ачтың…
Танымадың…
Уз диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде кулларыңа кагыласым,
назлы итеп муеныңа сарыласым…
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»
Җавап бирдең: «Сөйдем…
Яшьлегемдә синең өчен яндым-көйдем,
Тик син… үзең белән артык мавыктың…
Ә мин… яралардан яңа савыктым…»
Үзсүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың… «Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»
Тынып калдым…
Кире борылдым,
Барыр сукмагымны тапмадым.
Ә син
карап калдың…
Ә капкаңны,
ә капкаңны никтер япмадың…
Синсез яшәргә өйрәнәм
Нәни генә йолдыз кызы
әй йөгерә күктә…
Яктыртмакчы була
галәмне…
Каләмемне читкә куеп,
кулым болгыйм:
«Сизәсеңме минем сәламне?»
Орынмакчы булам…
үреләм…
Йолдыз нурларына күмеләм…
«Буем җитми», – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
Салават күперенең алсу төсе,
ошатмыйча үзенең урынын,
алышмакчы сары төс белән,
атламакчы алтын көз белән…
Аңлатмакчы булам…
үреләм…
төсләр дулкынына күмеләм…
«Кирәк түгел…» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
синсез
яшәргә
өйрәнәм…
Таң алдыннан ике чык тамчысы
әй коена йолдыз нурында:
берсе икенчесе куенында…
Шаярмакчы булам…
үреләм…
назлы тамчыларга күмеләм…
«Сез бәхетле!» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
инде менә ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
Синсез…
Таңнар