Илһам канатында / На крыльях вдохновения. Группа авторов

Илһам канатында / На крыльях вдохновения - Группа авторов


Скачать книгу
нал «Парлак», ягъни «Яктылык» дип аталган. Бу да очраклылык түгел. Илһамлы иҗат бары тик яктылык сирпүче, өмет уятучы гына була ала.

      Шулай ук Казан Көнчыгыш педагогия институты, Казан дәүләт университеты да XX гасырда халкыбызга әдәби көчләр әзерләүче үзәкләр булдылар. Без КДУның «Тугры каләм» дивар газетасында басылган әсәрләрне бүген дә искә алабыз, бүген дә алар белән күңелләребезне баетабыз. Хәзерге яшьләрнең таләпләре тагын да зуррак: алар үз иҗат җимешләрен китап хәлендә күрергә омтылалар. ТДГПУда эшләп килгән «Илһам» иҗат берләшмәсе соңгы елларда ике җыентык чыгарган иде инде. Әлеге затлы җыентыклар яшьләрнең яраткан китапларына әверелде. Менә хәзер инде җыентыкның өченчесе әзерләнгән. Мин бу кулъязманы, дулкынланып, кулга алдым. Чөнки бүгенге яшьләрнең нинди уйлар, омтылышлар белән яшәвен, аларның сөенеч һәм көенечләрен беләсем, күрәсем, аңлыйсым килә иде. Ә йөрәктәге хисләр иҗади халәт вакытында аеруча ихлас була. Кеше үз күңелендәге уйларны үзеннән яшерә алмый. Әсәр иҗат итүче бөтен уй-фикерләрен, күңел кичерешләрен, түкми-чәчми, ак кәгазьгә төшерә.

      Кулъязмалар белән танышып чыккач, бу өметләремнең аклануын тойдым. Биредәге әсәрләр бүгенге яшьләрнең күңел дөньясын шактый тулы тасвирлыйлар. Мамадыштан килгән студент Ленар Хамматов фикерләре белән минем бәям бу очракта бик тә охшаш. «Яшь шагыйрьләр, – ди ул, – артканнан-арта бара. Алар «мин сине яраттым, ә син тегене яраттың» дип кенә фикер йөртмиләр, ә бәлки халык кызыксына торган темаларны сайларга тырышалар». Бу сүзләргә мин тагын «халыкны борчый торган мәүзугъларны да» дип өстәр идем. Укучыларга әйтергә теләгән сүз әнә шул уйлану, борчылу нәтиҗәсендә генә туа ала. Әйтик, халкыбыз, телебез язмышы. Мин моны байтак әсәрләрдә күрдем. Теләче районы Сауш авылыннан килеп укучы Лилия Якупова, зарланудан бигрәк, шушы бурычларны хәл итәргә өнди һәм дөрес әйтә: «Телебезнең кимсетелмәве, яшьләр арасында да киң кулланылышта булуы өчен, кемнеңдер нидер эшләвен көтеп ятарга түгел, ә үзебезгә көч куярга кирәк. Сабыйларны Ана телләреннән мәхрүм итмәсәк, туган телләренә мәхәббәт, үз милләтенә хөрмәт орлыкларын кечкенәдән үк күңелләренә салып калдырсак, һичшиксез, уңыш мулдан булыр, тел мәсьәләсе, атлаган саен, безне борчып интектермәс иде». Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Бөтенебез бер юнәлештә эшләсәк, телебез дә, мәктәпләребез дә яшәр, бүгенге һәм иртәгәсе буыннар да милләтебезнең асыл сыйфатларын саклауны һәм үстерүне дәвам иттерер.

      Шунысы мөһим: соңгы елларда «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе үзенең эшчәнлек даирәсен бик киң җәелдерде. Ул ел саен «Илһамлы каләм» дигән иҗат конкурсы игълан итә. Бу ярышта Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән дә талантлы яшьләр катнаша. Бәйгеләрдә уңыш казанган, иҗатка омтылган яшьләр, мәктәпне тәмамлагач, КФУның татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлекләренә укырга керәләр. Аеруча талантлылары Татарстан Язучылар берлегендә үзләренең лаеклы урыннарын табалар. Менә бу җыентыкта 38 яшь кеше үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә. Аларның егермесе – КФУда укучы студентлар, унсигезе исә – төрле төбәкләрдәге мәктәп укучылары. Араларында тотрыклы иҗат итүчеләр, ягъни бу ярышларда ел саен катнашып килүчеләр дә бар. Әйтик, Рүзәл Әхмәдиев. Ул университетның юридик факультетыннан. Аның инде беренче китабы да дөнья күрде. Бу юлы ул җыентыкта рэп стилендәге шигъри әсәрләре белән катнаша. Татар шигъриятенә яңа сулыш алып килә. Бусы да кирәк. Татар яшьләре дөнья шигъриятенең гомуми хәрәкәтеннән читтә калмасын. Эш формада түгел, бәлки аның эченә салынган фикерләрдә, гамьнәрдә. Рүзәлнең, энесе белән бергәләп, дини эчтәлекле әсәрләр башкаручы икәнен дә беләбез.

      Без матбугатта Алмаз Мансуров, Илнар Нотфуллин исемнәре белән дә еш очрашабыз. Алар әдәбиятта очраклы егетләр түгел. «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага» иҗади конкурсларында уңыш яулап килгән яшь иҗатчыларның әсәрләре бу китапта да урын алган.

      Әйе, студентлык еллары – кеше тормышының иң матур мизгелләредер. Әнә Башкортстанның Дүртөйле районы Түбән Атыш авылыннан Регина Раянова нәрсә ди:

      Сагынып искә алачакны беләм

      Бу күңелле студент елларын.

      Алда нинди язмыш көтсә дә, мин

      Шул елларны сагынып җырлармын.

      Әлбәттә, сагындырачак. Әмма шунысы бар: студент елларында сагынып сөйләрлек матур эшләр кылып калырга кирәк. Яшьлек ул – көч ташып торган, зур хыяллар белән янып яшәгән чор. Бу Сарман районы Азалак мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Руслан Рәүпов язмасыннан да ачык күренә: «Мин – иҗатка гашыйк кеше. Илһам килгән вакытта, «роман» да язып ташларга мөмкинмен», – ди. Әлбәттә, Руслан бик зурдан кубып сөйли, әмма мин аны һич тә гаепләмим, чөнки аңарда максимализм дигән яшьлек рухы бар. Яшьлекне аннан башка күз алдына китереп кара син?! Мин үзем дә иҗатны

      Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,

      Я булмаса, үзем үзгәрәм, –

      дип башлаган идем. Ул еллардан бирле дөньяны үзгәртә алдыммы-юкмы, әмма үземнең үзгәрә баруым хак. Акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, кеше үзенең кайсы өлкәдә күбрәк файдалы буласын, халык өчен нәрсә эшлисен, катлаулы тормыштагы вазифасын яхшырак аңлый бара. Боларны төшенгән саен, көчен, сәләтен, мөмкинлекләрен чарлый, камилләштерә тора. Ихтимал, бу китап авторларының барысы да язучы, шагыйрь, драматург,


Скачать книгу