Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад. Галия Гайнутдинова

Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад - Галия Гайнутдинова


Скачать книгу
зат итеп караган күзләре, кече күңеллелек белән олылап сөйләшүе хәтердә. Хәзер инде Галиябез үзе дә биш китап чыгарырга өлгергән шагыйрә, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ә хисләренә бөртек тә кырау тимәгән, күңеле тамчы да керләнмәгән. Яңа кулъязмасын кулыма алып, китап өчен алхәбәр язарга ниятләгәндә, иң беренче булып миңа мәгълүм булган әнә шул сабыр, матур үткәне күз алдыма килде аның.

      Галия Гайнетдинова әдәбиятка ашыгып, әрсезләнеп түгел, әкренләп газета-журналларда даими чыгып барган шигырьләре белән үзенең шагыйрә икәнлеген раслап килде. Кайчандыр, редакцияләргә юлланган шигырьләргә күзәтү ясаганда, «Тырнак астыннан кер эзләмәсәң, Галия Гайнетдинованың шигырьләренә уңай бәя биреп була» дип язганмын икән. Бүген дә шул фикерне куәтләп, педагог йөрәге белән иҗат ителгән әсәрләр тәрбияви дә, әхлаклы да була дип әйтә алам.

      Инде килеп төп вазифага, авторның алтынчы китабы булып дөнья күрәчәк кулъязмага игътибарны юнәлтик.

      Шагыйрь халкын аңлау кыен

      Гади кешегә.

      Сәер тоелалар алар

      Карты-яшенә, –

      ди ул «Шагыйрь халкы» исемле шигырендә. Әмма дөньяда шагыйрьләрнең очкынлы шигъри сүзе, чәчәннәрнең җырга төреп әйткән тирән фикере булмаса, һич кенә дә ямьле булмас иде бу тормыш. Сүзнең көче искиткеч зур. Ул таш бәгырьләрне эретә дә, йомшак күңелләрне катыра да ала. Галиянең күңел сараенда исә сүз хәзинәсенең ихласлары, табигатенә тәңгәл йомшаклары:

      Тау-урманнар үрелеп дәшә миңа,

      «Саумы» диеп, кырлар эндәшә.

      И Тәтешлем, синдә бар да матур,

      Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.

      Галия туган ягын өзелеп ярата. Аның бик күп шигырьләре Башкортстанның бай табигатенә, җырчы чишмәләренә, җиләкле-мәтрүшкәле урман-болыннарына багышланган. Авылдан чыккан бик күп шагыйрьләр кебек аның да күңел хисләре авыл белән шәһәр арасында бәргәләнә:

      Апрель дымы белән җир яшәрә,

      Яфрак яра бөтен агачлар.

      Туфрак табып, ташлар арасыннан

      Әрем үсеп чыккан, ул да әнә

      Шәһәр шартларына ярашкан.

      Шушы әрем уйлар йомгагымны

      Тәгәрәтте әллә кайларга.

      Җепләр булып уралдылар алар

      Туган якта үскән талларга.

      «Илдә яшәүләргә ни җитә?» дип язса да, оя корган, чирек гасырдан артык көч салган мәктәбеннән аерыла алмый инде ул. Җитмәсә, ана буларак, улы белән кызына Казан каласын туган җирләре итеп бүләк иткән. Оныклары Татарстанда тамыр тарткан… Үкенерлек урын юк. Казан белән Тәтешле арасы – кул сузымы. Җәй саен кайтып, алиһәгә тиң күргән әнисен тәрбияләп, иҗатын дистәләгән яңа шигырьләр белән баетып килә ул:

      Сабантуй бүген, Сабантуй –

      Бәйрәмнәрнең бәйрәме.

      Сабантуйлардан башлана

      Халкыбызның җәйләре!

      Шунысы куанычлы: Галиянең каләме елдан-ел чарлана бара. Тематикасын да ярлы дип булмый. Туган тел язмышы, мәктәп, укучылар тормышы – аның һөнәри темалары. Чечняга баласын озаткан ана хәсрәте, Кемерово хәлләре – хатын-кыз буларак йөрәген әчеттергән вакыйгалар. Мәхәббәт лирикасы, якташы-кумиры Әнгам Атнабайга, башка каләм әһелләренә багышланган шигырьләре дә кулъязманың күркәм бизәге.

      Китапка исем итеп алынган төзек, мәгънәле шигырьдән мисал китереп, каләмдәшебезнең иҗаты киләчәктә дә шау чәчәкле бакча кебек, укучыларының күңелен нурландырып, әхлаклы эшләргә әйдәп торсын дигән теләк белән язмамны тәмамлыйм.

      Бакча сыман язны көтә күңел,

      Бакча сыман чәчәк ата ул.

      Шуңа күрә дә мин аны бүген

      «Күңел – бакча» диеп атадым.

      Шигырь үсә аның туфрагында

      Һәм өлгерә матур җыр булып.

      Чишмәләрнең улагына тулып

      Ага шигырь, моңга кушылып!

Эльмира Шәрифуллина

      Туган җирдә туган хисләр

      Җанга якын туган җирнең

      Чишмәләре, таллары;

      Җиләкле һәм мәтрүшкәле,

      Чикләвекле таулары.

      МИНЕМ УЧТА

      Карлы юлдан әле яңа гына

      Чанасына печән төялгән

      Бер ат үткән.

      Төшеп калган аннан бер уч печән.

      Хисләремне минем кузгатырга

      Шул да җиткән.

      Бер уч печән. Таныш чәчәкләре,

      Җиләк яфраклары, үләннәр.

      Алар кипкән.

      Җылы тыным өреп терелтәсем килә.

      Җәйләремне кышта кайтарырга

      Шул да җиткән.

      Бер мизгелгә әллә җәйгә кайттым,

      Әллә инде сабый чагыма?

      Ак кар тышта.

      Гомеремнең үткән җәе бүген

      Аңкып торган хуш исләре белән

      Минем


Скачать книгу