Күңел гөлем. Равия Ганиева
н яшим туган өчен
Җиргә бурычны түләп.
Еллар үткән саен, зүрнәй ныграк сагындыра. Ярый әле шигырьләр язып, китаплар бастырып калдырган, аларны укыгач, үзе исән вакыттагы кебек, аның белән сөйләшеп утырган сыман хис итәбез үзебезне.
Бу җыентык өстендә эшләгәндә, зүрнәебезнең никадәр тирән фикерле, зиһенле, акыллы хатын-кыз, ана булуына тагын бер тапкыр инандык, аның тел байлыгына сокландык. Кайсыбер шигырьләрендә нәкъ менә әлеге вакытта үзебезгә кирәк булган киңәшләрне таптык, гүя зүрнәйнең җаны безгә көч биреп тора. Дистә еллар үтсә дә, аның иҗаты һаман актуаль булып кала.
Без, аның бишенче кызы Рәйфәнәнең кызлары Дилбәр һәм Алия, бу җыентыкны булдырып, зүрнәйнең иҗатына яңа сулыш өрдек, дисәң дә ярыйдыр. Сеңлем Алия кулдан язылган шигырьләрне җыеп, аларны электрон форматка күчерде, тышлыгын ясады, бастырды. Мин, Дилбәр, корректор ролен башкардым, китапны Литреста урнаштырдым.
Үзе исән булса, бу вакыйгаларга ул бик шатланыр иде дип, уйлыйбыз. Хәер, ул әле дә үзенең шигырьләрендә, китапларында, балаларында, һәм безнең йөрәкләрдә яши.
Атнабай әйтмешли:
"Мин үлгәч тә, минем әсәрләрем
Миңа һәйкәл булып яшәрләр!"
Зүрнәебез Рәвия Ганиеваның иҗаты яшәсен, күңел түреннән үсеп чыккан гөлләре шиңмәсен, кабат чәчәк атсын, укучылар күңелендә үз урынын тапсын дигән теләктә калабыз
Зүрнәемә
Син тормышка гашыйк идең
Гашыйк идең язларга,
Тугыз балаңны үстердең
Күмеп сөю-назларга.
Балалардан да күберәк
Оныклар хәзер синең,
Тик сөенеп каршыларга
Яныбызда юк үзең.
Зүрәткәй белән икегез
Коргансыз матур оя.
Һәр балагыз бер-берсе өчен
Зур терәк булып тора.
Суытмабыз ул ояны,
Туганнар бергә булсак,
Әлегедәй аралашып,
Очрашып, йореп торсак.
Син бит безгә һәрвакытта
Изге теләк теләдең
Шигырьләрең, киңәшләрең
Яхшылыкка өндәде.
Шатлык тулы шигырьләрең
Китапларда урын алды.
Сине сагынгач укырга
Ярый әле алар калды.
Сине белгән танышларың
"Чәчән-ана" диделәр.
Атнабайның премиясен
Шуның өчен бирделәр.
Зүрнәй, телим якты төннәр
Караңгы гүрләреңдә
Ышанам, синең урының
Оҗмахның түрләрендә.
Дилбәр Исраева
Күңел гөлем
Сагышларга батып сагышлансам,
Кешеләргә әгәр ачулансам,
Үсмәс иде күңел гөлләрем.
Ак кәгазьгә бер дә тошмәс иде
Йөрәккәем түрендә сакланган
Инде әллә кайчан белгәнем.
Хис ташкыны мине басмас иде,
Йөретмәс тә иде йөгертеп.
Кайгы килә калса, йөрәгемне
Үтәр иде һәрвакыт өтеп.
Яши алмас идем, ахры, бер дә
Шатлык-сөенеч һәм бәхет көтеп.
Сагышларга батып, үпкәләсәм,
Күрмәс идем җирдә матурлык.
Аллаһ биргән көчтән сөенә белдем.
Күңел гөлем чәчәк атырлык.
Күңел гөлем чәчәк аткан чакта
Түгелмен шул өйдә ятырлык.
Хис ташкыны шаулый йөрәгемдә.
Чит кешеләр түгел, мин үзем дә
Кайчак булам шаклар катырлык.
***
Бер карыймын алдыма,
Бер карыймын артыма.
Елмаеп, көлеп сөйләшү
Бәйле тормыш шартына.
Бер карыймын борылып,
Бер карыймын як-якка.
Еракларда яшәсәк тә,
Нур сибик туган йортка.
Бер буламын күмәктә,
Бер калам ялгызлыкта.
Тормыш бит