Мелодии души. Стихи на татарском языке. Гузель Губаевна Идрисова
еллектуальной издательской системе Ridero
Введение
Кадерле укучым!
Әгәр син шушы китапны ачып карагансың икән, димәк татар телендә язылган шигырьләр укырга яратасың. Әткәй – әнкәйнең телендә, үзеңнең туган телеңдәге язмаларны уку җанга ләззәтлек бирә, кеше рәхәтлек кичерә.
Минем шигырьләрем туган ил, авыл, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә турында.
Чын күңелдән үз телеңдә сөйләшеп, татар әдәбияте укып, татар җырларын җырлап яшәсәң, синнән дә бәхетле кеше булмас.
Уңышлар телим сиңа!
Ихтибарың өчен зур рәхмәт!
Гузель Идрисова.
Яшисе килә
Язларым да матур, көзләрем дә,
Туар таңнарым шатландыра.
Эх, яшисе дә яшисе иде,
Тормыш алга бара, яхшыра.
Сәйлән тезәм ефәк җепкә,
Уйлап яшьлек елларын.
Гомерне дә килә шулай
Тезәсе тагын, тагын.
Әй, Ходай, бирче безгә
Сау – сәламәтле язмыш.
Купмасын көчле давыллар,
Урап үтсен сагыш.
Җир шары талгын гына,
Кояшка карап, әйләнә.
Кадерен белеп яшик,
Гомер бит берәү генә.
Кышкы җил
Кинәт кенә, көтмәгәндә,
Көчле җил исте.
Бер тегеләй йөгерде,
Бер болайга бөтөрелде.
Өй түбәсен шалтыратты,
Мөрҗәгә кереп сызгырды.
Күккә омтылган төтенне
Уңга борып куйды.
Җиңәргә нык тырышып,
Агачларны этәрде.
Түзәр хәле калмагач,
Ботаклар аска бөгелде.
Уңга, сулга каерып,
Дер селкетте капканы.
Арыгач, ачуы килеп,
Шап итеп япты аны.
Җирдәге кар бөртекләрен
Һавада әйләндерде.
Буран чыгарып, биеткәч,
Янә җиргә төшерде.
Бер тургай өшегән,
Оча алмый интегә.
Җил риза түгел,
Каршы исә мескенгә.
Спектакль тәмам —
Җил туктаган.
Артист, никтер, күренми,
Әллә инде, качкан.
Ролен яхшы башкаручы
Баш ияргә чыкмады.
Мөгаен, оялгандыр,
Уңай образ уйнамады.
Миләшкәем
Миләшкәй, кызыл миләш,
Үсә тәрәзәм каршында.
Миләштәй яшь чакларым
Калдылар әллә кайда.
Ак чәчәккә күмелә,
Җылы язлар килгәч.
Туй күлмәге кигәнем
Искә төшә, аны күргәч.
Җимеше тәлгәш – тәлгәш,
Җемелди кояш нурында.
Салкын кышымны ямьли,
Матурлыгы сокландыра.
Җәен, иртә таңда,
Бер сандугач уята.
Бигрәк моңлы сайрый,
Миләшне ул да ярата.
Җиләге татлы булмаса да,
Шатлык өләшә күпләргә.
Миләшне сагынып кайтам,
Китсәм ерак җирләргә.
Матур яшьлек
Кыңгырау чәчкәсе җыеп,
Бүләк итте сөйгәнем.
Күзләре зәңгәр икән,
Караш очрашкач, белдем.
Кыңгырау тавышыдай серле
Яратам, дип дәшүе.
Дөньядагы иң матур сүз,
Әй, рәхәт ишетүе.
Сокландыра нәфис чәчкәләр,
Уф, башны әйләндерә исе.
Чәчкәдәй, кинәт шиңмәсен
Саф мәхәббәтнең хисе.
Аклан тулган чәчкәгә,
Җилдән бал исе килә.
Яшьлегем – матур чәчкә,
Күбәләктәй, очасы килә.
Яшьлек – бер мизгел генә,
Ах, ничек тиз үтә!
Яшьнәп, күкрәп яшәргә
Кирәк кешегә, әлбәттә.
Сагынып искә алырга,
Якты хәтирәләр калсын.
Яшьлеккә кайтып килергә,
Төшләр күрергә язсын.
Яшьлегем, тукта, ашыкма,
Өлгерерсең әле китергә.
Шатланып яшисе килә,
Күрәсеңме, күңелле безгә?
Рәхмәт,