Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:
– Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!
Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.
– Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.
– Юк, атакай, барыбер чукынмады!
– Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…
– Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..
– Горурлык, – диде Афанасий атакай, сүзенә мөһер суккандай нык итеп. – Һичшиксез, горурлык. Баш ияргә яратмый торган халык ул татарлар.
– Яраталармы, юкмы, Иван Васильевич барыбер баш идерде бит аларны! – Алексий атакай бу сүзләрен шундый горурлык белән әйтте ки, аларны баш идерүдә үзе дә җиң сызганып катнашкан диярсең. – Һич аңламыйм: җиңелгәннәр икән, нишләп бу чынбарлык белән килешеп, безнең бердәнбер дөрес динебезне кабул итмәскәдер?!
– Әгәр дә сиңа иноверецларның берәрсе, әйтик, үзләрен мөселман дип йөрүче шул ук татарлар: «Алексий атакай, син дә безнең динне кабул ит тә мөселман бул!» – дисә нишләр идең: кабул итәр идеңме син ул динне, әллә юкмы? – Афанасий, җавап көткәндәй, Раевскийга таба иелә төште.
– Сез нәрсә инде, атакай?! – дип, атакай хәтта кулларын селкеп алды. – Мин басурманнар динен ничек кабул итим ди?!
– Менә шул шул! Димәк, кабул итмисең. Чөнки ул синең өчен, минем өчен, гомумән, христиан динендәгеләр өчен – басурман дине, иноверецлар дине. Алар өчен безнең дин дә – басурманнар дине, иноверецлар дине. Аңлашыламы? – Атакай үзенең арпа башагының кылчыкларын хәтерләткән озын һәм куе кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән Раевскийга