Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Башлы егеткә охшый. Кәҗүнни булып чыкмаса? Колхозның үз инженеры, үз механигы булырга тиеш. Хезмәт көненә бер кило ашлык түләү ясадык – анысы яхшы. Сакларга шуны, сакларга! Бурычның бер миллионын түләдек, калганын списать итсеннәр. Итсеннәр!
Минем сантыемның төннәр йокламый уйлап йөргәннәре дөрескә чыга бара. Ул, үзе дә сизмәстән, МТС техникасын алуга әзерләнгән булып чыкты. Хөкүмәт карары чыгуга, район җитәкчеләре «Кызыл таң»га ябырылдылар:
– Халикъ Габдрахманович, синдә акча бар, давай үрнәк күрсәт!
Каты шелтә бирсәләр дә – Халикъ, үрнәк күрсәтәсе булса да – Халикъ. Ярый әле, Саматов бар. МТС техникасын, МТС мастерскоен алырга йөри бу. Белгечләр чакыртып бәя куйдылар, түләп бетерү срогын билгеләделәр. Механизаторлар колхозга элеккечә гектар башыннан түләү белән күчәргә тиеш. Саматов тагын үз туксанын тукылдата башлады. Юк, ул гектар башыннан түләүгә риза түгел, аңа совхоз нормасы булсын – центнердан! Бу, имеш, югары уңышка стимул!
Табылып тора бит моның тегермәненә су коючы. Механизаторлар бригадиры Габдулла Маликов әйтә, мин риза, ди, колхозчыдан безнең кай җиребез артык, доходыбыз хәзер кимесә, соңыннан артыр, ди. Идарә җыйдылар. Колхозның гомуми җыелышында сөйләштеләр, Саматов шулхәтле тырышты, тәки совхоз нормасын үткәрттерде. Менә китте низаг: элек икешәр-өчәр машина бодай алып кайткан комбайнчылар бер машина белән кала, тегеләрнең хезмәт көне ике ярым мәртәбә кимеде. Районнан килеп бер кысалар, механизатор халкы бер тирги! Алай да чыдаса чыдый икән кеше. Ике ел уздымы-юкмы, Габдулла Маликов белән моның әйткәннәре тагын дөрескә чыга башлады. Механизаторларның уңышны әйбәтрәк аласылары килә: тракторчысы да җирне әйбәтрәк сөрә, комбайнчысы да сирәк басу сайлап йөрми. Кышын басуга тирес чыгарыйк, ашлама ташыйк, дип, өйгә килеп йөдәтәләр. Стимул! Кайткан ашламаны да Әгерҗе станциясенә аударып калдырулар бетте. Гектардан уңышны ничек тә күбрәк алырга кирәк. Колхоз тауга менә бара. Авыр йөккә җигелгән ат кебек гыжлый, туктап-туктап тора, ләкин менә. Черәшә-черәшә менә, Халикъның үзе кебек. Иген уңышы да үсә, акча өләшү дә арта, ике-өч ел бик ныгытып, билләрне буып тартканнар иде, «Кызыл таң» белән «Фрунзе» колхозы миллионерга чыкты куйды. Менә кайчан минем сантыемның сөенер көннәре җитте. Тик Халикъның алама бер гадәте бар: сөенечен дә адәм рәтле сөенә белми, кайгыга да башын салып йөргәне юк. Гаделсезлек булса гына тиресеннән чыгардай булып шашына, ул якка кан бик кызу!
Миллионер булдык дип, бәйрәм итәргә чамалап килгән Мөбарәкша абзыйны җайлап кына үгетләп чыгарды. Сарыклар фермасын салып бетерәсе бар, Культура сараена фундамент сала башларга кирәк – бәйрәм кайгысы түгел, янәсе!
Халикъның сөенече белән кайгысы янәшә йөргәнгә мин күнеккән идем инде. Миллионер булганның икенче көнендә үк, күкрәп-яшенләп, хәсрәте дә килеп җитәр әле дип көтә башладым.
Андый хәсрәт озак көттермәде.
Алтмыш икенче елны яз бик матур килде. Игеннәр күкрәп үсте. Авыл картлары елның килешенә эчтән генә сөенеп, берүк