Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты:
– Атаң мәрхүм белән якын дус идек… Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миңдинең – таягына тукталды: – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде… Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады… Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде… Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт… сакал… дип, үземне хур кылды! – диде.
Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:
– Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды… Коргак-Күлдән найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым менә шуның өчен иде! – диде.
Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Җегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.
Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас булып алганнан соң[34], үзенең актык сүзен әйтте:
– Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җәйрәп яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар… Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!
Илче кунакның бу кинаясе җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:
– Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели! – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.
Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә куя биреп, үзенең эчке зарын әйтте:
– Ясаган иям тел бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде!
Озата чыккан җегетләр, моны аңламыйча аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр.
34
Әбдән мас булып алганнан соң – бөтенләй исергәннән соң.