Безнең язмыш. Анас Хасан
һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелгәндәй, без инде тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.
Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып, фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде дә соң! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк галанка мичле, тимер сәке белән өстәлле, сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.
Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә хуҗабикәне дә утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән марҗага минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узар дип курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми бит. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.
Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал…
Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат, ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда һәм кеше фатирларында вакытлыча бүлмә-почмак алып яшиләр. Ә алардан гайре дә укучылар, студентлар һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле.
Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калды, чөнки икенче курстан соң аларны тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфига да шунда бүлмә бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни 400 сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!
Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә юлладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тия. Анысына чыдар идең дә әле, бүлмәсе кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канечкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген? Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә, тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Кат-кат ябыштырылган обой аслары да аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сикерәләр!
Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары – графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыны тора. Иң кызыгы – Гамлетныкы. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп безгә текәлгән. Бөек В. Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны, Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрне шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус, Суворов һәм Медицина музейларына да барып кайттык.
Хуҗа – тол хатын, җиткән кызы бар. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба кебек. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә салып җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана. Юньләп ашый алмый, йончып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка туймагач, балага узуы авырга төшә… Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит. Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала – ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керде. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары һәм зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?
Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә шул. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана!
Эштә, тузан өермәсендә тирләве сәбәпле, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде… Кала акча сөя. Ләкин җеп кайда нечкә, шунда өзелә шул. Авырлы, әкрен Мәрзиям сменасындагы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп җибәргән. Арба Мәрзиягә килеп бәрелгән. Һаман да шул этлек галәмәте… Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр. Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның