Безнең язмыш. Анас Хасан

Безнең язмыш - Анас Хасан


Скачать книгу
фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгән, әмма „кеше“ атлы җан иясенең серен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән Джонатан Свифтның сатирик Лапу „галимнәре“ искә төшә. Без теләгәнчә, ми серләре ачылмаса да, акыллы роботлар уйлап чыгарсалар да, кешене алар беркайчан да алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл – җансыз нәрсә ул.

      Кеше – Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. „Йә, Кеше бул инде“, – дим. Аннан: „Була алырмынмы?“ – дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә.

      Мәрзия, савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы „Светлана“ фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте – диплом алдым, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым… Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.

      Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып та булмый. Бер-береңә баш бирмәгәндә, нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.

      Бер ятакта „өчәү“ ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: „Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!“ – дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. „Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!“ – диделәр.

      Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. „Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!“ – дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташкан. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар – тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем. Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. „Зыяны тимәс микән?“ – дип, берничә тапкыр сорады.


Скачать книгу