Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева
иң истә калган якты хатирә булып саклана. Менә, беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты. Эх, дидем шул чакта аңа. Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән, тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан, дип шаярттым әле. Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Минем яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешегә бөтенләй үк гаҗәпләнеп калдым, катлы-катлы итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме?! Кычкырырга да өлгерми калдым, кыр машинасы кузгалып та китте. Барабыз, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда янымда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Әй тузынганымны күрсәң, ахырдан көчкә ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шул була ул телеңне тыя алмый артыгын сөйләп йөрсәң, нәрсә була иде урлау турында сөйләп шаяртмасаң. Әмма яшермим, мин бик бәхетле идем. Ниһаять, хәзер һәр көн аның белән күзгә-күз карап яшәячәкмен дип куанып туя алмадым. Шуңа, борчылырга кирәкми дип, үземне тынычландырдым. Таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.
– Шуннан нәрсә булды соң, ни өчен мәхәббәтең белән аерылыштыгыз?
– Аерылыштыгыз дип, без аның белән кушылырга да өлгерми калдык. Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән көртне дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып аңа ярдәм итәсем килде. Ә ул көлеп баш тартты. Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә иде. Эчемә ут каптымыни, мин йөгереп өйгә кердем һәм ярым ачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп сузылып йоклап ятуын күрдем. «Болай булгач булмый инде бу» дигән уй минем башымны телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым, минем аны яратып йөрүем чын булмаган икән, мин бик ялгышканмын, аңлату сорап артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син – беренче кеше. Менә шул…
– Кызык, бик тә кызык булып китте әле… Шулай да күзләреңнән күренеп тора: күңелеңдә тынычлык юк синең.
– Кемнең