Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов
да минем күзәнәкләремдә саклана икән ләбаса. Һәм мин аларны хәтердә яңарта алам икән. Сөбханалла, нинди рухи байлыгым бар икән!
Авылдан яңа бәрәңге алып килделәр. Ай-яй тәмле, чыннан да яңа, саф, башка ризыклар бер читтә торсын! Тәме телдән төшми тора.
Нәкъ «Бәрәңге» җыруындагыча!
Юбилейларда күп булынган. Һәркайсыннан үзенә бер кызык, истәлекле вакыйга йә мизгел кала. Әйтик, Бакый Урманче турында берәр сүз чыкса яисә аның берәр сурәтенә, үзе ясаган берәр әсәренә юлыксам, келт итеп аның туксан яше бәйрәмендә зур, дәрәҗәле театрның шыгрым тулы халык алдында олы мөнбәрдән ихластан җырлавы хәтергә төшә. Көчле, дәртле тавыш; үзен иркен тота, җырлавыннан үзенә дә, башкаларга да ләззәт бирелүен тоеп, шуннан илһам алып, ихласи җырлый…
Ә бит хикмәт вакыйганың үзеннән бигрәк шул уелып калган мизгелләрнең торып-торып янә хәтергә төшеп, үзенә күрә яңа бер ачыш булып, күңелдә яңа хатирәләр уятып, ләззәт, рухи бер ачыш биреп куюында. Бакый абыйның йөз еллыгын билгеләгән көннәр: радио, телевизор сөйли, газетлар яза, һәйкәл ачып җибәрделәр, залларда әсәрләрен күрсәтәләр.
Шул күргәзмәләрнең берсен карап йөрим. Иң зур залларның берсендә аның иң күрекле сурәт-картиналары – милләтебезнең атаклы ханымнары. Һәр сурәте еллар буе ясаган сәнгать әсәренә тиң, күпме көч, илһам сарыф ителгән.
Чү, тукта, болар бит барысы да бер елда – 1987 елда иҗат ителгән. Аларны кайтып-кайтып карыйм. Ялгышмыйм – моннан нәкъ ун ел элек ясалганнар. Бүген аңарга йөз, ә ул елны туксан яшь булган. Мөнбәрдән дәртләнеп, илһамланып җырлаган туксан яше елында.
Сөбханалла, сөбханалла! Туксан яшьтә илһамлы, канатлы, очкынлы иҗатка шундый сәләт, шундый дәрт-көч, гайрәт! Туксан яшьтә! Башында хисле уйлар ташкыны, кулда кыюлык, ышаныч, тәвәккәллек, һәр хәрәкәт-сызык гаҗәеп нечкә тоемлап салынган, «без мәңгелек!» дигән ышаныч белән төшерелгән.
Бирсә дә бирер икән табигать адәм баласына да шундый могҗизаи сәләт һәм шуңа тиң кодрәт, көч!
Җырның көендә үзгә бер моңы, сүзләрендә башкалардан аерым яңа мәгънәсе булмаса, аны җырларга нинди генә талантлы артист алынмасын, ул аңа барыбер яңа җан өрә алмый. Ә менә җырчының яхшы гына җырны да бозып, кешеләрне аңардан биздерүе ихтимал. Җыр өч үзәкле: моң, сүз, тавыш. Өчесе бергә тыгыз, тигез үрелгән чылбыр булырга тиеш. Ике җәбе тыгыз, тигез үрелеп, өченчесе тырпаеп йә бушап китсә, җырның күңелгә шома гына үтеп кермәячәге ап-ачык.
Көе нечкә-нәфис, сүзләре сурәтле бер җырыбызны Уфадан бас тавышлы артист җырлый. «…Буең нечкә тал кебек» дигән гыйбарә бар. «Кебек», әлбәттә, татарча нечкә әйтелергә тиеш. Тик артист аны башкортча «куык» ди. Калын әйтә, җитмәсә әле, калын тавышы белән шул сүзне басым белән дә әйтә.
Күз алдына мугыл-мугыл бүлтәеп беткән карт бөкре тал кәүсәсе килеп баса. Менә сиңа җырның үзәге булырга тиешле «зифа буй»…
Радиодан аңарга кадәр дә концерт башында миңа ошаган берничә җырчы җырлады. Күңелгә ятышлы җырлар. Концерт шулай корылган