Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев


Скачать книгу
мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу – кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да… йа Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, – җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар, – үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар… Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре… Әмер ияләре…

      Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле кызыл почмакның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше.

      Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез киселеп туктап калды. Алдыбызда салкын сулышын бәреп торган алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йа Хода! Караеп торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән артка чигенеп куясың.

      Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр.

      Ә монда… Адәм куәте белән интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт… Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы!

      – Казып та куйганнар, ә! – дип сокланып тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул, арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә:

      – Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, – дип сүз башлады. – Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда… Казу эшләре бара иде… Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән… Андагы зур чокырлар моның баласы гына… Бу котлованга тулы бер халык сыя…

      Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды:

      – …Бу чокырга тулы бер халык сыя… Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда…

      Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасына – кеше затларына – Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә… (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.)

      Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: «Татарский атомный». «Атом» дигәндә үзеннән-үзе «Атам!» дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә – татар һәм атом…

      Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы «Татнефть» дип атаганнар, «Татарнефть» дип исем куярга нишләптер җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы – Хәзәр дәүләтеннән калган таулы яһүдләр – бүгенге көндә Кавказда яшиләр.

      Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар – татарлар, ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу?

      Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачык кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме – белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп, ул:

      – Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, – дип, ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. – Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр.

      Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, – дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз.

      «Ширәмәт» дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә… Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә… Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирә-юньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма


Скачать книгу