Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик:
Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма – барыбер бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр-хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра… Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып, нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә – юлбарыс, филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу «холыксызлык» адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом-төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя.
Атом-зәррә – Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак.
Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып, карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор, гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып, холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек һәм бөтенләй көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп, калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса… Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге – чарасыз…
Галәмнең тереклек таҗы – Кояш үзе дә… Вакыт-вакыт көйсезләнеп, «чыгымлап» ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше затына үз-үзен аямыйча – асылында комагайлык яткан – бөек омтылыш дәрте бирелгән. Кешелек, «елыйсы килгән бала атасының сакалын тартып уйнаган» сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара.
Җиһанның хасияте – илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора.
Бу хәтәр симфониянең дирижёры – бердәнбер Аллаһ!
Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде, ахры, хәер, үзе дә ул безнең