Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
– нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмәле чабата кигән.
Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр идем дә шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем.
Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткак-чытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген!
– Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, – ди Нургали абзый. – Чират җыелды. Иң соңыннан Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып…
– Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, – ди Нургали абзый. – Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне, ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл Советы рәисе, чыбыркы белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга…
«Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә.
– Безнең атны да чирле дип таптылар, – ди Нургали абзый. – Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде… Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү – әни, түтәй, мин, – тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул… Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык…» – диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте… Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар… Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән… –