Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
чагыштырырлык та түгел. Йомран – Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә – олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде.
Суыр әдәби телебездә «байбак» дип атала…
Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре!
Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.
Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул, гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында, ниятенә ирешә алмый кайта.
Ә бу легенданың башы каян килә соң?
Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Бу хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә, һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый.
Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм яңа эраның 64/63–23/24 елларында яшәгән).
Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен, җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да, тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда