Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
генә дә чикләнми, Гайния түтинең үзен дә окоп казырга озатылачак кешеләр исемлегенә кертә. Әле дә ярый, Гайния эшләгән больницаны госпитальгә әверелдерәләр һәм, беренче пароходлар белән, яралылар алып кайтып тутыралар, шул гына коткарып кала «легавый хатыны» Гайнияне.
Фәния үзе гаять кешелекле, олы җанлы, әнисе Гайния түти кебек үк нечкә күңелле. Бераздан алар Дисә белән якынаеп, тәмам дуслашып киттеләр. Фәния аның кайтуын түземсезлек белән көтеп ала торган булды. Вакыты белән бернинди тартынусыз-нисез күңел түрендәге уй-хисләрен ачып сала. «Эх, Дисә җаным! Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, ифрат та рәхәттер, чиксез дә күңелледер сау-сәламәт булулары. Шуның өстенә синең сылу-матурлыгың!.. Хак Тәгалә бер генә дә рәнҗетмәгән үзеңне. Икеләтә бәхетледерсең син, иеме? Һәркем синең арттан сөеп-назлап, җан атып кала торгандыр. Ир-атлар турында әйтмим дә инде. Алар өчен син тормышка ашмаслык хыялсыңдыр… Бер генә дә килмәгән җирең юк бит синең. Әле баянак кына туфлиләреңне кулыма алып, сокланып карап утырдым, йа-а Ходай!.. – Билгеле, Фәниянең төшенкелеккә бирелеп куйган чаклары да булгалый. – И-и, Дисә җаным! Үтте лә гомерем исрафлар булып! Еш кына, нигә теге вакытта йөк асларында калып үлмәдем икән, дигән чакларым да булгалый. Күз көеге булып яшәмәс идем, ичмаса!..»
Соңгы вакытларда Дисә еш кына: «Нинди генә кешеләр юк бу дөньяда!..» – дип уйга калгалый. Гомумән, тормыш аны бераз тирәнтенрәк уйлап фикер йөртергә өйрәтә башлады сыман.
Гаять тере, хәтта бераз экспансиврак холыклы Дисә иске закалкадагы интеллигенция мохитендә аралашып үсте. Ул кадәр үк тирәнтен булмаса да, күпкырлы һәм тиешле дәрәҗәдә белем алды. Әдәбият һәм сәнгать турында, гомумән, чор мәсьәләләре хакында үзенә генә хас карашлары, уйлары бар. Билгеле, Дисә үз карашын, һичшиксез, дөрес, бәхәссез дип санады. Бәлки, шуңар күрәдер ул, кеше турында кыю рәвештә фикер йөртергә хокукым бар, дип уйлый иде. Заманында Декарт, Вальери, Бальзак һәм Сартрлар белән шашынып та, соңрак, чор шаукымына ияреп, Пикассо, Ремарк һәм Хемингуэйлар белән мавыга башлады. Нинди генә өлкәдә булмасын, бер генә яңалык та аның дикъкатеннән читтә калмады. Кыскасы, Дисә үзен бүгенге көн яшьләренең «таҗы», «каймагы» дип санаучылар рәтенә куя иде.
Ләкин шул кадәресе дә бар: еллар үткән саен, андый шалтыравыклы-ялтыравык сүзләр, авыз суларын корытып бәхәсләшүләр үзләренең кызыгын югалтты. Дисә төшенде: тормыш ул уйлаганга караганда күп тапкыр катлаулырак. Шулай ук кешеләрне белү өчен дә ике күрешеп, бер сөйләшү генә җитми икән.
Ниһаять, Дисә үзе өчен тагын да яманрак, тагын да аянычрак хакыйкать ачкандай булды. Ул үз мохитендә, үз шулпасында кайнаган арада, тормыш искәрмәстән генә зур сикереш ясаган, шактый алга киткән икән. Дисә күзаллаган тормыш һәм бүгенге чынбарлык җир белән күк арасы кебек булып калган. Ул моны әледән-әле тоя, әледән-әле сизенә торды. Ординатураның беренче курсында укыганда шундый хәл булды. Аларны, берничә ординаторны, үзләре шефлык итә торган колхозга командировкага