Китап (җыентык). Марат Кабиров
да күңеленнән генә елмая иде.
Бераздан ул күзләрен ачты. Илдар бүлмә уртасына куелган пыяла ванна төбендә, ниндидер яшькелт сыекча эчендә ята иде. Аның күзләре ачылганны иң беренче булып Илдус күрде һәм кычкырып җибәрде:
– Ул кайтты, профессор!
Илдар торып утырды. Хезмәттәшләре елмаешып кул чабарга тотынды. Бераздан Зифа белән Илдус аңа аягына басарга булыштылар һәм ванна янындагы келәмгә китерделәр.
– Калганын үзең карый тор, – дип елмайды Зифа һәм, өстәл янына килеп, ирләргә арты белән басты. Шул арада ук махсус җайланма Илдарның юеш киемнәрен салдырды да аның тәнен киптереп, бәрхет халат кидереп куйды. Бераздан, кулына укол тотып, Зифа килеп җитте. Аны күрүгә, Илдар елмаеп куйды:
– Тагын уколмы?
– Монысы куркыныч түгел, – дип елмайды профессор. – Иң авыры үтте инде. Котлыйм сине, Илдар!
– Сезне дә… – диде Илдар, һаман уколдан күзен алмыйча. – Бәлки, берәр таблетка гына бирерсез?
– Илдар! – Зифа бер кулы белән назлы итеп аның муеныннан кочаклап алды, икенчесен ирнең очасына юнәлтте. – Ә син шундый соклангыч егет…
– Мин егет тү… – Илдар янбашында чәнчү тоеп тынып калды, чыраен сытты һәм бар гәүдәсе белән Зифага асылынды. – Ү-үте-рә-сең…
Кыска буйлы кыз аның авырлыгын күтәрә алмыйча чайкалып куйды һәм ирне көч белән этеп җибәрде:
– Сытасың бит!.. – дип елмайды ул. – Үзеңә кара да миңа кара…
– Ә нигә? – дип кашларын сикертте Илдар. – Син дә ярыйсы гына!..
– Карагыз әле, профессор. – Илдусның кыяфәте кирәгеннән артык җитди иде. – Перфторуглеродларның тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.
– Ахмак! – дип шелтәләде аны Зифа. – Синең уеңда гел бер нәрсә инде…
– Ярый, тынычланыгыз. – Профессор шаярышка чик куйды. – Илдар, син ял бүлмәсенә керәсең. Ә сез… Эшләрегезне төгәлләгез дә – өйләрегезгә. Бүгенгә тәмам.
– Профессор, ә бәлки, минем фатирны юу турында…
– Илдус! – Рамил Әхмәтович бераз сүзсез торды һәм өстәл тартмасыннан ике диск алды: – Син иртәгә шушы мәсьәлә буенча әзер бул. Ә монысы сиңа, Зифа.
Рамил Әхмәтовичның кыяфәтенә караганда, Илдар белән икесе генә калгач, әллә нәрсәләр турында серләшерләр шикелле иде. Әмма Зифа белән Илдус артыннан ишек ябылуга ук, бүлмәдә тынлык урнашты. Берсе дә башлап эндәшергә ашыкмады. Әле булса ял бүлмәсенә кереп китә алмаган Илдар бөтен тәнендә ниндидер ләззәтле арыганлык тоеп, селкенергә дә иренеп утырса, профессор кашларын җыерып нәрсәдер уйлый, үзе өчен ниндидер бик мөһим нәрсәне хәл итә иде сыман. Илдар аңа карап-карап алды, ләкин бүлдерергә кыймады. Бераздан профессор үзе урыныннан кузгалды. Акрын гына атлап, өстәл янына килде. Ике кулы белән өстәлгә таянып, берничә минут басып торды. Аннан соң Илдарга борылды.
– Мин баягы тәҗрибәне тагын бер тапкыр кабатлау турында уйлаган идем, – диде профессор, хезмәттәшләре артыннан ишек ябылуга. – Бу юлы без икебез бергәләп сәяхәт