Китап (җыентык). Марат Кабиров
түгел, ә үзләренә түгелгән чыгымны да капламыйлар иде. Мине бары тик рус теленә тәрҗемә ителгән романнар гына коткарып килә, алардан кергән акча үз телемдә нәшер ителгән китапларның чыгымын да каплый, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә дә мөмкинлек тудыра. Даутов белән бәхәсләшүдән кергән өч миллионның бер өлеше нәшрият эшләренә китсә, калганы кулда иде. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәрле акча минем өчен зур байлык булып тоелды. Тик ул минем тормышыма бернинди дә үзгәреш кертмәде. Һаман шул фатирда яшәдем, шул ук җиһазлар, шул ук киемнәр… Җитеш тормыш үлчәме фатир зурлыгы, шәһәр читендәге вилла матурлыгы һәм шәхси автомобиль маркасы белән бәяләнгән дәвер булса да, мин боларның берсенә дә кызыкмадым. Кызыксам, әлбәттә, ул акчаны ишәйтү җаен гына таба алган булыр идем. Тик ни өчен?!
Мин үз фатирымны бик яратам һәм аны бернинди акчага да алыштырырга җыенмыйм. Уңайлы иде ул. Кайтып керсәм дә, чыгып китсәм дә, ниндидер яктылыкка күмеп каршылый, моңсуланып озата торган бер тылсымы бар иде. Һәм аның җаны бардыр, ул да мине яратадыр, минем белән бергә сулыш алып, минем белән бербөтен булып яшидер сыман тоела иде. Фатирымны яраткан шикелле үк, шушы шәһәрне дә ярата идем, аның кешеләре дә, табигате дә миңа бик кадерле иде. Мин ярата идем. Кешеләрен дә. Олысын-кечесен, эресен-вагын… Бөтенесен…
Һәм аларның әдәбияттан, димәк, миннән дә, читләшә баруы җаныма яра өсти иде. Шушы читләшүләре өчен кайвакыт мин аларны күралмас чиккә җитәм, күзләре тонып чапкан җирдән каршыларына төшеп, камчы белән яра-яра кире борасым килә. Тик болай эшли алмыйм. Һәм үз көчсезлегемнән әрнүем тагы да көчәя генә. Ул чиксез газапка, рәнҗүгә әйләнә… Тик бу бары тик яратудан, аларны югалтасым килмәүдән генә.
Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте. Тик мин аның теге сүзен оныта алмадым. Әдәбиятны юкка чыгару мөмкин булмаган нәрсә сыман тоелса да, минем күңелдә шик бетмәде. Чынлабрак уйлап карасаң, әдәбият инде безнең тормыштан үзе үк югалып бара, аны юкка чыгару өчен әллә ни зур көч кирәкмидер сыман иде. Һәм шундый төшенке уйларга бирелә башлавыма, китап кибетләреннән җыелган акча килеп төшә дә, күңелдә өмет уяна, мондый табыш китерерлек булгач, бөтенләй үк куркыныч хәлдә түгелбез әле дияргә мәҗбүр итә иде.
Әмма барысы да кинәт чәлпәрәмә килде.
Әсәрләремне бик тиз арада язуым турында әйткән идем инде. Әмма бу роман озакка сузылды. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм, мин ул әсәрне яздым да сыздым, яздым да сыздым. Иртән язганым кичкә беркатлы һәм тапалган булып тоелды, һәм мин аны җуйдырып ташладым да яңадан язарга мәҗбүр булдым, әмма икенче көнгә анысы да пүчтәк шикелле күренде… Шул рәвешле бик озак вакыт үтте. Ниһаять, мин бу әсәрне тулысынча күз алдына бастырдым. Хәзер инде нәрсә эшләргә кирәген дә, ничек эшләргә икәнен дә яхшы белә идем. Тик, клавишлар артына утыру белән, аңны әллә нәрсә томалады да куйды һәм мин, көннәр буе этләнсәм дә, бер-ике җөмләдән артык берни яза алмадым. Роман җөмләләп кенә туды, һәм, аның соңгы ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.
Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра