.

 -


Скачать книгу
аз да түгел, күп тә түгел, яңа, әле тарихыбызда күрелмәгән яңарыш, татар күпме гасырлар хыялында йөрткән Яңа татар ренессансы булыр иде.

      Русия белән мөнәсәбәтләр, икътисад турында сүз чыкканда, кайберәүләрнең Татарстан моделе Русияне дә үзгәртергә тиеш дияселәре килә. Без каршы да булмас идек. Ләкин «состав» артык зур, менталитет кире. Тәгәрмәчләргә тыгылган таяклар… Күпме генә булдыклы, гыйлемле, эшчән, тырыш булсак та, бер Татарстан гына Русияне хәзерге аңлаешсыз, ипсез халәтеннән, мәгарифтәге кыеклыклардан, «ясак» системасыннан, чималчылыктан, гиперүзәкләштерү аркасында туган икътисади һәм социаль деформация-гариплекләрдән, законлаштырылган наданлыктан колагыннан тартып чыгара, коткара алмаячак. Әмма тамчы, тама-тама, ташны тишә. Татарстанның илгә йогынтысы булды һәм бар. Вакыт та алга бара. Русиянең дә, бөтенләй юкка чыгасы килмәгәндә, кыйбласы, холык-фигыле, хәл-әхвәле, гыйлем дәрәҗәсе иртәме-соңмы, еллар үтү белән, барыбер үзгәрәчәк, империячел традицияләре дә, иртәме-соңмы, кимү ягына юнәләчәк, тарихта калачак дип ышанасы килә. Әлегә, сәясәттән читтәрәк торып, күбрәк икътисад белән, Казанның меңьеллыгы, Универсиада кебек глобаль проектлар белән шөгыльләнсәк тә (алар да бик кирәк), без, татарлар, үзебезне саклауга, исәнлеккә генә түгел, әйткәнебезчә, яңарыш-үсешкә дә ышаныч тотып яшәргә тиешбез. Шул исәптән яңача, заманча куелган, куелачак милли гыйлем системасы аша да.

      Мегапроектларга киткән көчнең бер өлешен безгә милләтнең белемен, милли аңын үстерү ягына ныклап бору кирәктер. Аның өчен беренче чиратта үз белем стандартларыбызны (мәсәлән, шул ук татарча БДИ, вузларда татарча укытуны җайга салу, Милли университет) булдыру зарур. Моңа омтылыш юк түгел. Тик тагын да шул: Мәскәү куйган киртәләр. Дәүләт Советының бу тармакта актив эшләп килүче комитетына югары җитәкчеләребезнең ныклы теләктәшлеге җитенкерәми кебек. Гражданнарыбызның булышлыгын инде әйткән дә юк. Әлеге юнәлештә бәлки бер кечкенә «бунт», Мәскәү белән якалашып алу кирәктер? Толерантлык, тыйнаклык бер дә безнең файдага эшләми. Кирәк булганда сыртны кабартырга өйрәнмәсәк, безнең белән беркем дә исәпләшмәячәк. Үзебезгә, үзебезнең көчкә ышанганда гына, без башкаларны да ышандыра, аларның кәкре юлда икәнен исбатлый алачакбыз. Эчке энергетика, Гумилёвча билгеләгәндә, пассионарлык бар әле татарда. Без «ташлар басып» та исән калган, чыныккан милләт бит. Тик без һәрчак ниндидер импульc, этәргеч, яшен яшьнәгәнен көтәбез. Милли аспектта эзлекле көндәлек эшләр майтарырга өйрәнәсе, ташны тишүче тамчы буласы иде безгә. Ә болай «Безнең көннәр ташу кебек шаулап килер» дияргә иртәрәк әле.

      Русиядә җылы җилләр исә башлаганын, демократик үзгәрешләр көтеп без арыдык инде. Тотрыклылык, стабильлек дигән булып, дистә ярым ел буе Русия бер урында таптануын дәвам итә. Наданлык стабильләшеп кенә калмый, куера да тора. «Алтын бозау», акча культы болай да халыкның акылын, зиһенен томалаган чорда, урта белем бушка калып килгән нисбәттә гыйлемлелек соңгы ике дистә елда күрелмәгән


Скачать книгу