Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
дошманнар каршында япа-ялгыз калдырырга тиеш түгелмез. Харәземнең өч каласына да кичекмәстән берәр төмән чирү озату мәгъкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмаса, гаскәрбаш җаваплылыгын мин үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка, дивар саклаудан тыш, кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны бирергә кирәк…
«Әһә, Харәземгә кергәч, тәмам бәйдән ычкынган эт кебек, үзбаш сәрдәр, үзбаш хан булырга маташа бу! – дип фикер йөртте Карабәк. – Әле аягына ыштыр урамаган, ә анда баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы».
– Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, – дип, урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. – Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү ике күршенең, урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең бездән ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең «ит изгелек, көт явызлык» дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы.
– Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! – дип, иң әүвәле, үзен үзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды:
– Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем?
– Мәхмүт солтан. Ул Казан каласының элгәреге әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр…
Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде.
«Тукта, тукта, – дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. – Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә әүвәл далалар буйлап качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер Котлык, Токтакый, Күнче углан, Коерчык – һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе – Ырыс хан уллары, Тимер Котлык шул ук Ырысның оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен берсе гаскәрбаш йә бәйләрбәк урынына күтәреп чыгарга батырчылык итми. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да, Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак…»
Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең чарасызлыктан үгездәй ярсуы йөзенә чыккан иде, камчысын да алып тормыйча, ул