Кичә яраттым (җыентык). Зиннур Тимергалиев
елмаеп торган әбисе белән кинәт кенә ике аждаһага әверелделәр дә куйдылар. Болай да аз сүзле Айдар бөтенләй сөйләшмәс булды. Күбрәк уйчан йөри башлады. Бу хәлгә Коля да игътибар бирде:
– Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди…
Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.
– Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең? Болай яшәп булмый бит инде.
– Балабыз туарга тора бит, Коля.
– Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.
Шулай аерылыштылар дуслар.
Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята: «Торырга фатирың булгач килеп алырсың, белдеңме?!»
Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре – Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.
– Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.
Икенче көнне Айдар, акчасын алып, фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып булуы хакында хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, очсыз гына хакка табып та алды. Кухняга – гарнитур, өстәл, залга диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә, кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә икән:
– Нәрсә, хатын кайтып китте дип, иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең!..
Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкәннәр иде бит, ул аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.
Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек, матур гына бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен, олылар чират торды хәтта…
Шунда Ләйлә Айдарга үтенечен җиткерде:
– Айдар, туганнан туган Лилияне тулай торактан чыгарганнар, торырга урыны юк, бәлки, бераз торып торыр?
Айдарның ата булу бәхетеннән дөнья түгәрәк, бары тик яхшылык кына эшлисе килеп тора.
– Ярар соң, торсын, сиңа иптәш булыр, – диде.
Ир белән хатын өстәл артында шулай сөйләштеләр. Яннарында утырган Николай барын да ишетеп торды. Айдарның ризалыгын ишеткәч, Ләйлә янәшәсендәге кызга карап алды да үзалдына гына әйтеп куйды:
– Не одобряю.
Әти кеше гаилә өчен тагын да ныграк тырыша башлады. Эштән кайта-кайтышка тизрәк кызы янына ашыкты. Яратты, бик яратты Айдар үз сабыен.
Яшь гаилә янына Лилия дә күчеп килде, Ләйләгә булышкалый башлады. Тормышта бар да җайланып бетте дип йөргән ир бу бәхетле мизгелләрнең вакытлы гына булуын чамалый алмады шул.
Шулай бервакыт эштән кайтып керде Айдар.