Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
алганнар. «Синең җырың, Көлемсәр, тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле. Мин синең җырларыңны өзлексез тыңлар идем», – дигән сүзләре күңелендә кайтаваз кебек өзлексез яңгырап торалар.
Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Бу – Зариф иде.
Көлемсәр башта ниндидер җинаять эшләгән кеше сыман каушап калды. Ләкин ул, үзен шунда ук кулга алып, Зарифның кайтуына, аны кич буе борчыган, бөтен тойгыларын яулаган уйлардан арындыруына хәтта шатланып та куйды.
Зариф, ишекне киң итеп ачып бүлмәгә керү белән, елмаеп туктап калды. Ул иң элек табын әзерләнмәгән өстәлгә, тумбочка өстендәге электр чәйнегенә күз төшерде дә Көлемсәргә таба борылды. Көлемсәр әле һаман да хәрәкәтсез утыра иде.
Зариф, күзләрен Көлемсәрдән алмыйча, күнеккән хәрәкәт белән кепкасын ишек катындагы чөйгә элгәч, диванга таба атлады һәм, шыпырт кына чүгәләп, Көлемсәрнең күзләренә текәлде:
– Нәрсә булды, кошчыгым? Әллә авырыйсыңмы? Төсең дә үзгәргән…
Аның күз карашы саф, тавышы йомшак һәм ягымлы иде, Көлемсәрнең күңел түрендә ләззәтле бер тойгы уянды. Ул, иркәләнеп, Зарифның сакал-мыегы кырылмаган яңагын сыйпап куйды.
– Кырынсаң иде, югыйсә чәнчисең ич…
– Минем кошчыгым бүген тәмам арыган, ахрысы. Хәтта чәйнекне куеп җибәрергә дә хәле калмаган…
Зариф, җәһәт кенә сикереп торып, өстен чишенде дә, чук очлы сөлге алып, өйалдына чыгып китте. Көлемсәр аның юынгычны дыңгырдатып, пошкырына-пошкырына юынуын тыңлап торды.
Көлемсәр, теләмичә генә, урыныннан торды. Бер генә нәрсә дә эшлисе килми иде аның. Бераздан майкаларына кадәр чыланган Зариф керде. Ул, тәне кызарганчы сөртенгәннән соң, ак күлмәген алып киде.
Көлемсәр, кичке аш әзерләргә җыенып, алъяпкычын бәйләде һәм иренеп кенә:
– Нәрсә әзерлим соң? – дип сорап куйды.
Зариф аның теләр-теләмәс кенә эшкә керешүен шунда ук сизеп алды.
– Кирәкми, Көлемсәр. Борчылма. Әйдә, бүген ашханәгә генә барып кайтыйк булмаса. Берәрсенә кереп тә чыгарбыз…
– Юк, – диде Көлемсәр. – Беркая да барасым килми минем.
Зариф «алай да ярый» дигәнне белгертеп тумбочка өстендәге электр чәйнегенә су салып куйды.
– Бүген чәй генә эчеп торсак та ярар, – диде Зариф.
Аннары нәрсәдәндер курыккан кош кебек карап торган Көлемсәрне җилкәсеннән йомшак кына кочаклап алды.
– Билләһи дип әйтәм, кемдер минем кошчыгымның хәтерен калдырган. Ах, шайтан алгыры, ә!.. Беләсе иде шул кешене дә тотып кирәген бирәсе иде.
Ул Көлемсәрне, күтәреп, балаларны сикерткән кебек, бер-ике тапкыр югарыга чөйде. Көлемсәр дә, көлә-көлә: «Егасың ич!..» – дип, ике куллап Зарифның муенына сарылды. Алар әүмәкләшеп шаярырга керештеләр. Чәйнекнең саңгырау авазлар чыгарып сызгырына башлавын да ишетмәделәр, яу чабуларында булдылар.
– Җитәр, дим, җибәр!.. – диде Көлемсәр. Ләкин үзе, иркәләнергә теләп, һаман Зарифның кочагына сыенды…
Хуҗалары тарафыннан онытылган чәйнек, күптән инде пошкырына-пошкырына, тирә-якка пар бөрки һәм бар көченә капкачын шалтырата иде.