Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
әлбәттә, түзә алмадым. Ничек инде ул алай, мин әйтәм, кем, энекәш, дим?
Кем бакчасына таш атылганын Зариф шундук шәйләп алды. Чынлап та, ул чакны, үзе дә сизмәстән, кеше хәтерен калдырырлык сүз ычкындырып ташлаган иде шул. Аның бая директор искә алган сүзләре карт урманчыга шулкадәр нык тәэсир иткән иде, аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Зариф ялгышканын үзе дә сизеп алган иде, ләкин соң иде. Хәтерендә: Бәдри ага үзеннән дә битәр урман өчен рәнҗеп яңа бишьеллык планнарның урман промышленносте алдында гаять зур һәм әһәмиятле бурычлар куюы турында, халык хуҗалыгы өчен агачның ташкүмер, нефть, металл кебек үк кирәклеге хакында кызып-кызып сөйләп киткән иде.
Әле хәзер дә шул вакыттагы сүзен дәвам иткән төсле «теге егет»не шелтәли иде директор:
– Әгәр ул егет тирә-ягына бераз гына күз салса да, андый сүзләрне сөйләмәгән булыр иде. Йә, әйтегез әле, безнең урман продукциясеннән тыш нинди генә промышленность эшли ала?.. Җавап бер: бер генә төрле промышленность та эшли алмас иде. Безнең урман поездларны чаптыра, пароходларны йөздерә, самолётларны очырта. Җир астыннан ташкүмер, рудалар чыгара; иң югары маркалы корычлар коя… Озын сүзнең кыскасы шул: колхозның иң гади арбасыннан алып могҗизалы моңнар чыгаручы музыка кораллары патшасы скрипкага кадәр агачтан эшләнгән…
– Сез, чынлап та, урман патриоты икәнсез, – диде Нияз, директорның сүзен бүлеп.
– Ә ник?..
– Урманны шулкадәр яратуыгызга күрә әйтәм…
– Урманны яратмаска мөмкинме соң?! Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман – дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: урман утырту – илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, дигән. Менә нәрсә ул урман!..
Директор бу сүзләрне шундый ягымлылык, шундый хис белән әйтте ки, кызлар да, Зариф та, Нияз да тын гына тыңлап барган җирләреннән каршыда калын стена булып калыккан урманга күтәрелеп карарга мәҗбүр булдылар. Шунда кызларның бер чаярагы, әллә «теге егет»нең Зариф икәнлеген сизенеп, әллә болай гына кызыксынып:
– Бәдри абый, сез әйткән егет урманда калдымы соң? – дип сорап куйды.
Бәдри ага җай чыгуга сөенеп тәртәне тиз генә икенче якка борып куйды. Барысы да, бигрәк тә бер кырыйданрак атлап килүче Ниязга ишетелерлек итеп:
– Урманга бер килгән кеше кире китә алмый ул, – диде.
Сөйләшә-сөйләшә, алар леспромхоз посёлогына ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.
Кызлар туп-туры клубка киттеләр. Бәдри ага Зарифның хәзер нишләргә җыенуы белән кызыксынды.
– Урманга китәм, – диде Зариф.
– Ничек? Концертта булмыйсыңмыни?
– Була алмам, ахрысы.
– Көлемсәреңне дә тыңлый алмыйсың, алайса?
– Башка вакытта. Эшләр бик тыгызланып китте әле. 308 нче делянканы иртәгә үк лесхоз