Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Технорук Виктор Ильич Коробов урыныннан торды.
– Мөмкинме? – диде ул, директорга карап.
– Рәхим итегез!
Технорук эчке ресурслардан дөрес файдалану, эшчеләрнең активлыгын тагын да арттыру турында сөйләп китте.
– Нәрсә әйтергә телисез сез? – диде баш инженер, аның сүзен бүлеп. – Конкретрак сөйләшче, пожалуйста!
– Минем әйтәсе килгән сүзем шул, Ногман Нуруллович, сез кеше сүзен бүлдермәгез. Сез сөйләгәндә, мин дәшмәдем. – Технорук, бераз ярсуы басылгач, алдында яткан кәгазьне калтыранган куллары белән әвәли-әвәли дәвам итте. – Без, иптәшләр, кемнең дә безнең өчен килеп эшләвен көтеп ятарга тиеш түгелбез…
Аның күтәрелгән мәсьәләдән читкә тайпылуы баш инженерның гына түгел, башкаларның да кәефен җибәрде, ахрысы. Директор да технорукның сүзен бүлеп, сорап куйды:
– Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
– Минме? Минемчә, моның өчен иң элек машиналарга, механизмнарга бирелгән планны карап чыгарга, дөресрәге, арттырырга кирәк…
Баш инженер кинәт кенә аңа таба борылды:
– Технологияне бозу бит бу.
– Булса ни!
– Ничек инде?..
– Тынычланыгыз, иптәшләр. – Директор юан зәңгәр карандашы белән өстәлне шакып куйды. – Технологияне бозу әллә ни бәла түгел. Аны бит без үзебез төзибез…
– Соң бит машиналарга да үз вакытында ял бирергә, карарга да, профилактика ясарга да кирәк.
Бәдри ага баш инженерның сүзен бүлде:
– Әгәр дә механизмнар, машиналар, сез әйткәнчә, ялсыз да, ремонтсыз да эшләсәләр, кешеләр дә өзлексез бер үк ритм, бер үк темп белән нормаларын арттырып үтәп тора алсалар, безнең биредә утыруыбызның мәгънәсе дә булмас иде.
Директор белән баш инженер үзара бәхәсләшә башлауга, технорук урынына утырып тынып калды. Директор аның ягына борылды:
– Нәрсә, Виктор Ильич, әйтәсе сүзегез бетте дәмени инде?
– Бетте.
Кешене тыңлауга караганда, күбрәк үзе сөйләргә яратучан Сәйфиев бу юлы да тыныч кына кала алмады.
– Ниткән эш бу? Әйтегезче, пожалуйста, – диде ул, тәмам ярсып.
– Юк-бар нәрсәләр белән сүзне икенчегә борып маташуның нигә кирәге бар? Кемне алдыйбыз? Соң, Алла коллары, сүз урманда агач әзерләү турында түгел, ә Түбәнге складта әзерләнгән агачларны саллау өчен, урын булдыру турында бара лабаса. Ә аның үз тугызы тугыз. – Ул бөтен гәүдәсе белән технорук ягына авыша төште. – Әгәр дә механизмнардан һәм эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансак, бу бирелгән планны үти алачакбыз дисез. Нәрсәгә таянып әйтәсез аны, йә? Бу бит гомуми фразалар гына. Ярар, сезнеңчә дә булсын ди. Ләкин бит мәсьәлә агачны егуда гына түгел. Кабатлап әйтәм, егуда гына түгел. – Ул куллары белән һаваны ярып селтәнеп алды. – Киселгән агачны кичекмәстән үз вакытында урнаштыра баруда. Үзегез беләсез: хәзер агачның сортлылыгын, эшкә яраклылыгын арттыру өчен, көрәш безнең алдыбызда иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Әгәр дә сезнең киселгән агачларыгыз, складта урын булмау сәбәпле, кышка