Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
үз бакчасына ыргытылган таш дип кабул итте. – Хәзер машинамны сатам да, – ул яр битендә «кызынган» иске «Жигули»га ымлады, – акчасына миллион роза алам!
– Сәлимә!
Куыклы лампа эченнән чыккан җенмени, каршыбызга бер карт килеп басты. Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләр ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән. Хәтта ки кулындагы таягы да акка буялган иде.
– Сәлимә, дим, азынма, дим. Кайт өйгә, дим!
Аның сөйләнүе әкәмәт иде. Нинди Сәлимә, кайда ул? Монда без өчәү генә: мин, Ильяс һәм әрсез кәҗә… Бу урында шайтан аунагандыр, мөгаен: укыйсың-укыйсың, һич башыңа сеңми. Инде саташкан карт…
– Бабай, адаштың мәллә? – диде Ильяс, ул, минем кебек, хорафатларга ышанмый иде. – Әллә карчыгың качтымы?
– Адашмадым, улым. Вәт шушы йөремсәк аякларыма ял бирми. – Карт таягы белән җиңелчә генә кәҗәнең корсагына төртте. – Сәлимә, җүри йоклаганга салышма, дим.
Бу чын мәгънәсендә түләүсез кәмит иде. Бая гына чәчәгемне умырган «Сәлимә» башын җиргә игән дә «йокыга» талган, күзе йомылган, торыклары сыгылып, гәүдәсе изрәгән иде.
– Уян, дим, Сәлимә, әнә иптәшләрең тарала, дим. Җыештыр шуларны, Алла колы!
Бездә уку дәрте сүнгән иде инде. Җитмәсә, Сәлимәгә кадәр «куерган ботка» эчне пошыра иде. Себер китәбез, Себергә… Элек ул якларга безнең бабайларны көчләп куганнар, ә без үз иркебез белән китәбез… Юк, минем илемнән-җиремнән аерыласым килми! Шулай ук яраткан кешемнән дә колак кагасым килми!
– Бабай, әйдә, без сиңа булышабыз! – дидем. – Әйеме, Ильяс?
– И балакайлар, Сәлимәнең капчыгы тулы хәйлә, үлеп тә күрсәтә әле ул кайчак. Сыртыма гына салырыем, картайдым шул.
Мин егеткә боердым:
– Күтәр!
Пәһлеван гәүдәле Ильяска бу кәҗә уенчык кына иде. Җиңел иде ул, чөнки тач минем сыңарым иде. Бервакыт егет мине, көчле кулларында тирбәтеп, туп төсле һавага чөйгән иде.
Сәлимә тыпырчынмады, ул, күрәсең, элек хуҗасыннан күтәртеп гадәтләнгән иде. Башка җан ияләренә «һайт» кына дидек, көтүләре белән безнең арттан иярделәр.
Дәүләтша картны тояклы дуслары белән Әмәт бистәсенә кадәр озаттык без. Карт рәхмәтләр укый-укый калды. Кабат китапка төртелгән генә идек, яр астыннан мәэлдәгән авазлар ишетелде.
– Сәлимә! – диде Ильяс. – Бавыннан ычкынган, каһәр!
– Игътибар итмә! – дидем мин, ләкин безгә тыныч кына укулар язмаган икән, мөгезен уңлы-суллы чайкаган дәртле Сәлимә яныбызга ук менде.
– Күтәрмим, үтенмә! – Минем ялварулы карашымны тотып алган егет, сәдәфләрен чишеп, күлмәген җилләтте. – Фу, юсаң да кәҗә исе аңкыр инде! Кичкә кадәр безне сакласын, мужыт, алманча сукалар.
Кәҗә минем белән янәшә чирәмгә ятты. Мин селкенгән саен, ул да селкенә иде. Торып, яр буйлап атлаган идем, Сәлимә дә миңа тагылды. Туктаган идем, ул да үрә катты. Мондый уен кызык була башлады, аның ничек кызганыч тәмамланачагы миңа әле нәмәгълүм иде. Күрәчәгем ашкындыра дип уйласам иде, ичмасам! Без шулай куыша-куыша Дәүләтша бабайлар йортына якынлаштык. Карт турларында таптана иде.
– Әй, кәҗә балакай, шук