Бервакытны – без тугач…. Рәдиф Сәгъди

Бервакытны – без тугач… - Рәдиф Сәгъди


Скачать книгу
көнаралаш әни бәйләнә. «Шул бала җоннарына пычак тидереп кенә, бөтен битеңне сакал-мыекка батырдың. Рәзве сигезенчене дә бетермәгән балага шулай иртә ирләр кыяфәте керә инде», – ди. Үзем дә аптырыйм инде, малай. Әллә биткә пычак тидергәнгәме, әллә бүтән сәбәпләре бар микән, җырдагы кебек, сызылып киткән кара мыек төртеп чыкты, ул да түгел, бөдрәләнеп-көдрәләнеп, Карл Марксныкы хәтле ук булмаса да, сакал басты. Каюм абый гына минем яклы:

      – Бөтен битеңне җон басуда пычакның бер гаебе дә юк, башкаларга караганда иртәрәк өлгерү галәмәте генә ул. Менә мин, куерак үсеп чыкмас микән дип, төкләрне көн саен кырып карыйм да бит, нәтиҗәсе генә юк, – ди.

      – Шулай да иртәрәк өлгерү яхшымы, начармы икән, Каюм абый? – дим.

      – Нишләп начар булсын, энекәш. Синең борынга хәзер кызлар исе кергән. Менә шул ис сиңа тынгылык бирми дә инде, гел борчып тора, – ди ул.

      Әйе, шулай шул, соңгы вакытта ниндидер могҗизалы көч бик борчый башлады мине. Оят булса да әйтим инде, бәлкем, берәр файдалы киңәш биреп куярсыз. Безгә яңа гына институт тәмамлап килгән яшь укытучы Тамара Ивановна урыс теленнән керә башлады. Такта янына килеп баса да, буе тәбәнәгрәк булу сәбәпле, өске өлешенә үрелебрәк яза башлый. Шунда күлмәк итәге дә өскәрәк шуышып, матур, төз балтырларының туксан тугыз проценты безнең иртәрәк өлгереп җиткән күзләргә ташлана. Ярый, туксан тугыз проценты ук та булмасын, ди. Ну, ант итеп әйтәм, бер сиксән сигезе тәгаен күренә инде. Менә шул сиксән сигезе үз эшен эшли дә куя… Бернишләп тә булмый, малай, борынга ис кергән бит инде, кире чыгарга уйлап та карамый. Класска күз ташлап алам. Минем ни уйлаганымны классташларым да сизәдер кебек тоела.

      Дөрес, безнең класста битен йон баскан, иртә «кикрикүк»ләгән тагын берничә егетебез бар барын. Шул гына минем күңелгә бераз тынычлык бирә. «Алар нихәл икән?» – дип күз салсам, Таһир Шәйхетдинов дигәне бөтен дөньясын онытып, каядыр кереп китәрдәй булып утыра. Аның белән дә теге могҗиза шаяртадыр, ахрысы.

      Миңа хатын-кызлар турындагы бөтен яңалыкны Каюм абый җиткереп тора. Ул «тыелган җимеш» турындагы серләрне шулхәтле матур итеп тасвирлап бирә, миңа хәтта оят булып китә.

      Кайчак әнкәй миңа:

      – Авылга кайткач, әнә теге кем кызын – Гәүһәрияне генә озат! Әти-әниләре дә бик тырыш, акыллы кешеләр, кызлары да бик матур икән, – дип акыл өйрәтә. Мин исә:

      – Ярар, – дип кенә куям, бу хакта сүз куертып торасым килми.

      – Әллә Гәүһәрия ошамыймы сиңа? Соң, алайса, Рәшит абыең кызы бар, исеме ничек соң әле?

      – Белмим!

      – Көне-төне авылда ятып ничек белмисең инде?! Менә ул кыз да бик әйбәт булачак. Синнән барыбер акыл иясе чыгачак түгел, унны бетер дә эшкә кер, өйлән. Мин каршы түгел. Өйлән дә бер белән генә тор, берсе дә алтын җирдән төшмәгән, барысы да бер аның. Әнә атаң гына, хатыннан хатынга чабып, гомерен бушка уздыра. Менә минем сүзем шул: Балчыклының берәр кызына өйләнәсең дә вәссәлам. Авылы да, кешеләре дә үзебезнеке! Аңладыңмы?

      – Мин әле унны бетергәч, укырга керәм…

      – Укырга?


Скачать книгу