Убырлар уянган чак. Марат Кәбиров
чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә…
Картыйның әлеге кыяфәтендә дә нәкъ шул вакыттагы чалымнар бар иде. Балавыздан ясалган курчак. Курчак салкынлыгы, курчак битарафлыгы. Һәм шуңа аның елмаюы ямьсез дә, куркыныч та иде. Битарафлык белән елмаюның янәшә булуы шултиклем гарип күренеш икән.
Аның битарафлыгы озакка бармады. Елмаюга җәелгән иреннәре арасыннан азау тешләре күренде. Бөтен йөзен нәрсәдер куырып алды, яңаклары тартышып калды. Һәм ул кулларын алга сузып, миңа ташланды. Бер үк вакытта ярым ачык авызыннан көчле ысылдау таралды.
Мин инде үземнең ялгышуымны аңлаган идем. Бу карчык миңа беркайчан да картыемны алыштыра алмаячак. Һәм без, хәтта иңгә иң терәшеп, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, мәңге яшәсәк тә, картый белән онык мөнәсәбәтләре беркайчан да кире кайтмаячак. Назлы да, ягымлы да карчык инде юкка чыккан иде.
Һәм берничә мизгелдән мин дә югалачакмын…
Картыйның бөтен йөзе тартышты һәм авызы зур булып ачылды. Авыз эче кып-кызыл иде. Ә күзләре төрле төскә кереп, ике азау тешеннән селәгәйләре агып төшкәч, мин чак һушымны җуймый калдым. Картыйның куллары инде иңемә терәлә язган иде. Кинәт ниндидер көч мине селтәп җибәрде. Баш очымда бөтен дөнья әйләнгән кебек булды. Шушы өермә аша кемнеңдер чинап кычкырганы ишетелде. Бераз һушыма килеп, күзләремне ачкач кына мин берничә адым читтә ятуымны аңладым. Коточкыч тавыш белән чинаучы – картый иде. Күкрәгенең нәкъ йөрәк тәңгәлендә усак таяк тырпаеп тора. Ул тартышып кычкыра һәм бөтен булмышы кара көя бара. Һидият таякны тартып алуга, ярадан лайлага охшаш кара кан саркылып чыкты.
Картыйны кызганудан мин күзләремне йомдым. Әмма шул арада Һидиятнең таякны картыйның маңгаена кадаганын күреп өлгердем һәм күңелне чиксез рәнҗү телеп үтте.
– Бу минем картый түгел! – дип уйларга тырыштым үзем. – Минем картый түгел…
Ләкин әлеге уемның дөреслегенә ышана алмадым. Кем соң алайса? Ник мин шултиклем өзгәләнәм? Әлеге карчык, нинди генә кыяфәткә кереп, кемгә генә әйләнмәсен, минем картый иде. Һәм кинәт күңелне чиксез ярсу ялмады. Нәфрәт. Һәм бу нәфрәтнең сәбәпчесе Һидият иде. Картыйны ул һәлак итте. Ярый, убырга әйләнгән, ди. Ләкин йөрәгенә кадагач, җитмәгәнме? Җиткән! Ә Һидият моның белән генә тынычланмыйча, аның башына да кадады. Айратны да ул юк итте. Аны да шулай кансыз рәвештә үтергәндер.
Ерткыч!
Күзләремне ачканда картый ялкынга әйләнгән иде инде. Артта өй дөрләп яна, алда – картый… Тирә-якта әллә нинди тавышлар… Әллә нинди сасы исләр… Әллә нинди чиркангыч дөнья.
– Илһам, сак бул!
Мин селкенергә дә өлгермәдем, баш очымнан нәрсәдер сызгырып узып китте. Бары тик күтәрелеп карагач кына өстемә иелгән вампирның, үлемечле тартышуын күрдем. Аның күкрәгендә таяк иде. Һидият мизгел эчендә минем янга килде дә, шул уңайдан убырны өй ягына этеп җибәрде, ә мине иңенә күтәреп алды.
– Чәбәләнмә! – дип җикерде ул, минем тыпырчынуымны күреп, – Барсы