Китап (роман). Марат Кәбиров
гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч‑дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.
Менә шундый хәлләр.
Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.
* * *
Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…
Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән‑күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган‑үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.
Аның бай һәм кодрәтле шәхес булуына мин дә битараф түгел идем. Күңелнең кайсыдыр бер почмагына оялаган шайтан: «Менә шундый кеше сиңа спонсор булса…» – дип, туктаусыз рәвештә пышылдый сыман иде. Хәтта спонсор булмаган хәлендә дә, китапларымның нәшрият табасыннан туктаусыз төшеп торуы өчен мондый абруйлы затның бер сүзе җитәчәк. Аның шул сүзе булганда, «Китап» нәшрияты директорының: «Биш елга бер генә…» – диюе бик тә мескен булып калачак иде. Һәм мин бар күңелем белән әлеге кысыр хыялларның чынга ашуын теләдем. Хәтта Үзәк базар янында утырган теләнче карчыкка ун сум хәер тоттырдым. Мин аның дога кылуын, һичьюгы ишарәтен китереп битен сыйпап куюын көткән идем. Ләкин ул ике кулы белән беләгемә чат ябышты да күзләремә текәлде.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.