Ак фәрештә = Белый ангел. Рифат Сәлах
соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.
Ишек ачтым.
Бергә каhвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә, бер үкенеч булып,
Җирдә калган икән сөйгәне.
Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды: «Яшьти, ничек, –
диеп, –
Сезнең яңа гасыр буыны?»
Саубуллашты.
Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты – түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.
Исхакый
«Милләтебез!» диеп, янып-көеп,
Без яшәргә тиеш, без – бакый!
Дөрес юлны күрсәткәнең өчен,
Мең рәхмәтләр сиңа, Исхакый!
Инкыйразга ике гасыр алдан
Кисәткәнсең ярый…
Без – исән!
Башың ию хаҗәт микән илгә,
Ватаныңда үзең изелсәң!
Син киткәч тә, милләтебез күге
Бер каралды йә бер аязды.
Казан урамнары хәтерлиләр
Яуширмәдән килгән Гаязны.
Казан йортларына сеңеп калган
Синең аваз булып: «Азатлык!»
Инкыйразга барса туган халкың,
Яшәвең дә җирдә газап бит.
Ләкин яшәү күпкә ләззәтлерәк,
Көтеп яту түгел казасын.
Чит илләрдән торып әле һаман
Милләтеңә хатлар язасың.
Без атларга тиеш ялгышмыйча,
Туры юлда синең эз балкый!
Син яшәсәң, яшәр милләтебез,
Ышан безгә, ышан, Исхакый!
28 ноябрь, 2006
Мөдәррис Әгъләм истәлегенә
Кабер кебек салкын көз урамда,
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерсәк тә,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
Караңгылык – көздә генә түгел,
Тормышка да хас ул каралык.
Бүген менә, салкын көздә өшеп,
Без дә Әгъләм булып карадык.
Ә ул туңмый бүген, өшеми дә,
Салкын канлы бүген үзе дә.
Кызыл гөлчәчәкләр төшеп калган
Карда яткан кайнар эзенә.
Сабагыннан өзелеп калган чәчәк…
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерәбез,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
17 май, 2007
Бәлки, язмыш мине ишетер…
Матәм бүген. Кичә чәчәк аткан
Шомыртларга кадәр моң тулган.
Җирдән китеп күпләр откандыр ул,
Җирдән китеп күпләр оттырган.
Шагыйрь китә. Офыкларга китә.
Болытларга китә, күкләргә.
Ярсу яшен булып яшьнәр өчен,
Болытларны ярып күкрәргә.
Бу дөньяны моң-гөлләргә күмеп,
Үз язмышын салып иңенә,
Китә шагыйрь. Кайтырга дип китә, –
Сүз ул чорларны да чигерә.
Юк, оттырмый шагыйрь – ота гына!
Язмыш аны бүген ишеткән.
…Офыкларны ярып дәшә берәү,
Аваз бирә берәү… бишектән.
Без