Уйланыр вакыт = Время задуматься. Рафиков Басыйр
ярым ай
Манарада.
Батмыйдыр ул
Ал таңнарда.
Бу ярым ай
Күрсәтә юл
Изге якка
Барганнарга.
«Без киләбез юлдан икәү…»
Без киләбез юлдан икәү:
Һавада – ай, җирдә – мин.
Онытканмын икән әле:
Өченчебез мыжык җил.
Һәрберебезнең үз эше бар:
Айның – төнне күзәтү;
Җилнең – һава сафландыру,
Дөнья йөзен җилләтү.
Миндә нинди йөкләмә соң?
Йөрмимен аны эзләп.
Һәр ватанпәрвәрнең эше –
Илгә, халыкка хезмәт.
Борынгы каберләр
Үткәннәр тузгып яткан көл түгел,
Үткәннәр – тешләк, үҗәт хәтер.
Вакыт җиткәч бәреп чыгу өчен,
Аларга киртә түгел кабер.
Теләптерме, юкмы, иске тарих
Борынгы хәлләрне бутаган.
Чуалганны вөҗдансыз мәхлуклар
Үз файдасына кулланган.
Яшерелгән хаклыкны табарга
Сезнең янга бүген килдек без.
Рәхмәт сезгә, борынгы каберләр,
Хакыйкатьне ачып бирдегез.
«Ашкына зат кара төннән…»
Ашкына зат кара төннән
Якты көннәргә таба.
Иркәләп каршылый аны
Таң җиле – иркә саба.
Нурлы кояш яктысында
Җиһан җанланып китә.
Сөйгән халкы арасында
Эш көтә, тормыш көтә.
Барсы була көн йөзендә –
Мәхәббәт, чәчәк исе.
Тормышында хозурланып,
Шатланып яши кеше.
«Агачлар шәрә…»
Агачлар шәрә.
Биткә кар бәрә.
Дуслар кабердә.
Бергә укулар,
Канлы сугышлар –
Бар да хәтердә.
Күргән афәтләр,
Мизгел бәхетләр
Күңел түрендә.
Илаһи биргән
Канат астында
Тормыш бүген дә.
«Тал-тирәкләр йокымсырый…»
Тал-тирәкләр йокымсырый,
Таң ата гына әле.
Бу, күрәсең, табигатьнең
Тынлыкка талган мәле.
Нидер көткән сыман тынлык,
Баса яныңа килеп.
Ә нигәдер күңлең, җаның
Булышмый җавап биреп.
Үз уе, хыялларына
Китә ул тирән кереп.
Чияләнә хәл-әхвәлләр,
Бутала бүген, элек.
Тормыш артыннан калмыйм дип
Йөргәнмен киртә куеп.
Кирәкләре булмаган бит,
Өлгерсәм иде җыеп.
Яшьләр башлыйлар тормышны,
Ашыкмый баштан алып.
Мин ашыгып дәвам итәм,
Яшьтәшләрдән дә калып.
Өчкүл авылы
Бөек Ватан сугышына тикле
Хәтерлим мин Өчкүл авылын.
Бүленгәндә, Чиләбедән чыгып,
Курган өлкәсендә калуын.
Каен урманында каен йортлар,
Урманында җиләк – нигъмәтләр.
Кесәдә дә, өстәлдә курмач,
Тәмле икән бодай куыргач.
Тегермән дә, клуб