Тургай. Фоат Садриев

Тургай - Фоат Садриев


Скачать книгу
күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде. Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Моңа әти-әниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә күреп шаккатты. Алар: «Давай, парень, ещё раз», – дип, аны кыстый башладылар. Әтисе рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән «мә-мә-мәә» дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште. Тургайның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде.

      Тургайны әллә ни шаккаттырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе дә булмаган, ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, авыл, кәҗә саклау урыннары, Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде шәһәрнең матурлыклары кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның эчәсе дә, юньләп ашыйсы да килмәде. Капкалап утыра торгач: «Иртәгә кайтабызмы инде?» – дип, әле әтисенә, әле әнисенә карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре: «Нинди кайту әле, шулкадәр җирдән бер җитешеп килгәч», – дип, аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән әнисе кушылды. Әмма Тургай «кайтыйк, җитте» диде, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. «Бездә ошамыймыни сиңа?» – диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. «Әле иртәгә җизниләрнең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары белән рәхәтләнеп уйнарсың», – дип, әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йоклый торган бүлмәгә кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. «Нишләп болай икән соң бу?» дип баш ватты ул. Ел буе «шәһәр», «шәһәр» дип кызыктырдылар бит югыйсә. Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да, бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят. Телевизорлары да өстәл кадәр. Ә менә эчтән әллә нәрсә авылга тартып тик тора. Ул тарткан саен, эч яна, эч янган саен кайтасы килә, кайтасы килгән саен, шәһәрнең матурлыгы каядыр китеп юкка чыга, күзгә күренгән әйберләр эчкә керми, шуа да юк була. Тавышсыз җыр кебек. Җыр тавышсыз булмый бит югыйсә. Ә менә хәзер мондагы бөтен нәрсә тавышсыз җыр төсле.

      Җизниләренең энеләренә кунакка баргач та, андагы бер көтү бала белән әллә ни кызык тапмады Тургай. Күбесе татарча әз-мәз генә пупалый икән. Ул татарча сораса, русча җавап бирделәр. Алар русча дәшсә, Тургай татарча дәште. Ул әллә нинди тар урынга кысылгандай бәргәләнде. Сүз әйтергә оялып, кыенсынып кына уйнар-уйнамас вакыт үткәрде шунда.

      «Кайтыйк, кайтыйк», – дип туйдырып бетерсә дә, әти-әнисе ашыкмады. Аны һаман шәһәрнең әллә нинди урыннары белән кызыктырырга тырыштылар. Суыткычны туңдырма белән тутырдылар, өстәлләр җиләк-җимештән, әллә ничә төрле сулардан сыгылып


Скачать книгу