Киллер. Марат Кәбиров
килмәсләр, әмма мөмкинлекләр бераз чикләнәчәк. Ул тулысынча үз ихтыярыңда чакта нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, аның савыгу барышын азрак тоткарлап торыргадыр? Һушына килгәч, әлбәттә. Сызлансын, интексен беркадәр. Ул чагында реанимациядә дә озаграк яткырып булыр…
– Ярый күз күрер әле…
Бу уйларын кычкырып әйтүен сизеп, Зифа уңайсызланып китте. Ярый әле шәфкать туташы ихлас күңелле кыз иде, югыйсә, үз-үзе белән сөйләшеп йөри дип көләргә дә күп сорамаслар.
– Ни дидегез, Зифа Саматовна?
Доктор елмайды:
– Әлегә берни дә өстәми торыйк. Калганын соңрак күз күрер, дим.
– Ә-ә-ә… Яхшы…
Реанимация бүлегендә Зифа Саматовнаның тагын берничә пациенты ята иде. Шулар яныннан урап әйләүгә шәфкать туташы коридорга атылып чыкты. Һәм аның янына ашыкты:
– Зифа Саматовна! Ул уянды! – дип ярсып пышылдады кыз, – Уянды!
Йөгерә атлый бүлмәгә керделәр. Тик пациент һаман элеке хәлендә һәм бернинди дә үзгәреш юк иде. Табип шәфкать туташына текәлде. Тегесе акланырга ашыкты:
– Валлаһи-билләһи менә, Зифа Саматовна. Ул күзләрен ачты. Тирә-якка каранып алды. Мин башта сискәндем, аңламыйчарак тордым, ә соңыннан сезнең янга…
– Ышанам, – дип елмайды доктор, – Башта шулай кыска вакытка гына уяналар алар. Тиздән һушына килер. Яныннан китмә.
Пациентны беркадәр күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Тик коридорга чыгу белән шәфкать туташының пышылдавы ишетелде:
– Зифа Саматовна!
Кабат кергәндә чынлап та авыруның күзләре ачык иде. Битләрендәге мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартыша, иреннәрен хәрәкәткә китерергә тырыша. Зифа елмайды:
– Тереләр арасына рәхим итегез!
Пациентның йөзендәге тартышулар тагы кабатланды.
– Әлегә сез сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмыйсыз. Ансы соңрак булыр. Ә әлегә… Сез реанимация бүлегендә. Башыгызга операция ясадык. Уңышлы үтте. Тиздән сез сөйләшә башлаячаксыз. Сез мине аңлыйсызмы? Керфекләрегезне ачып йомыгыз.
Пациент керфекләрен ачып йомды. Күзләрендә гаҗәпләнү дә, бетмәс-төкәнмәс сораулар да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Тик озаклап өйрәнеп торырлык форсат булмады, ул күзләрен йомды.
7
Комада яткан пациентлар күзләрен ачу белән тормышка аяк басмый. Уянулар башта бик кыска вакытлы була, соңрак озыная, акырынлап кына сөйләшү сәләте, хәрәкәтләнү мөмкинлеге кире кайта. Үзләренең нинди халәттә икәнен тулысынча аңлау, хәлләренә яраклашу өчен дә беркадәр вакыт кирәк.
Зифа Саматовна барсын да аңлап тора. Ләкин бу бәндә белән тизрәк сөйләшү, аңа үзендәге фотоны күрсәтү, әти-әнисен үтереп чыккан мизгелне исенә төшерү теләге тыңгы бирмәде. Күңелендәге яраларын актара-актара, барсын да күз алдына китереп, авыр язмышка дучар булуы өчен үч аласы иде.
– Менә монсы – әтинең гомерен өзүең өчен! – дип үлмәслек тә, чыдап та булмаслык авыртуга дучар итәсе. Аннан соң әнисе, сеңлесе өчен җәзалыйсы. Газапларның хәтәрләре үтте дип тынычлана