Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар


Скачать книгу
салып тотам.

      Люция. Эченнән баллы ис килә.

      Фәрдәнә. Үлемтеккә куйган исле сабыннар, ислемайлар ул.

      Люция. Сандыгы матур… Әүвәлге.

      Фәрдәнә. Беренче кат кияүгә чыкканда, аңа бирнә малы төялеп төшкән иде. Икенче кат чыкканда, монда сугыш әчесе иде… Беренче тормышның бар малы шул сугышта янды.

      Люция. Янды?

      Фәрдәнә. Янды… Сугыш яндырды. Авыл өстендә әлеге көй булып көле генә очып йөрде. Белдеңме? Икенче тапкыр Ярмигә чыкканда, пар кашык белән генә чыктым… Тик менә… ястыгы гына киң иде инде.

      Люция. Киң?.. Нигә?

      Фәрдәнә. Көйне ишеттеңме?

      Люция. Соң?

      Фәрдәнә. Ярми бабаң белән икебезнең арада әнә шул көй иде. Ни гомер кара мәче булып ятты. Менә сөлгеләр… (Таратып сала.) Өчесен Сабан туйларында Сәгыйдулла көрәшеп алган иде. Безнең Әшнәктә Сабан туйлары, беләсеңме, ничек үтә иде… (Кинәт «аһ» дип куя.)

      Люция. Ни булды, түти?

      Фәрдәнә. Сөлгеләремне көя кискән ләбаса!

      Люция. Иң өстә ятканнар шул… Каяле, инә күзе кадәр генә кискән ич, күренми дә…

      Фәрдәнә. Күңелләргә кунса, тузан да зурая. Күптән таратып караган юк иде шул.

      Люция. Нафталины беткәндер.

      Фәрдәнә. Гүрләргә ни белән иңдерерләр, гүрләргә… Озаграк гомер итәм мәллә соң – үлемтегемә хәтле көя төшкән.

      Гармунны сөлгегә төреп салып куя.

      Люция. Көя тагын кисмәсме сөлгеләреңне? Иртәгә әйбәтләбрәк җыеп куйыйк.

      Фәрдәнә. Инде өлгермәсләр.

      Люция (сак). Өлгермәсләр?!

      Фәрдәнә (сандыгын яба). Өлгермәсләр…

      Люция (тагын, аны авыр кичерешеннән арындырырга теләп, шат). Минем бүген нинди бәхетле көнем, ә, Фәрдәнә түти?

      Фәрдәнә. Бүгенгесе ләйсән яңгырың гына әле. Хатын-кыз бәхете – бераз соңрак… Чия дә бит, кызым, пеште дигәндә дә ачы була әле.

      Люция (пышылдап). Нигә, нигә, нигә?

      Фәрдәнә. Чия ул, кызым, бер төн караңгы карлы баз- да тоткач кына, тәмам пешә… Чын бәхетең бераз соңрак ки- лер.

      Люция. Синеке шулай булдымыни?

      Фәрдәнә. Шулай булды.

      Эчтә бию көе ишетелә.

      Люция. Биик әле, түти! Әйдә, биик әле! (Фәрдәнәне кочаклап, үзе белән биетә һәм йөгереп кереп китә.)

      Фәрдәнә. Бәхет дигән нәрсә нигә бик соңарып килә икән?

      Сәгыйдулла күренә.

      Сәгыйдулла. Бер кабынган учак сүнми. (Кисмәк янына килә, суга карый.) Агып киткән тормыш суларында кешенең йөзе чагылып кала икән – бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры?!

      Фәрдәнә. Алай да бер үкенече калды бу дөньяның.

      Сәгыйдулла. Нинди?

      Фәрдәнә. Сара белән син, Ярми белән мин, бергәләшеп, синең җырыңны җырламаганбыз. Кайсыдыр бер ташкын язның айлы кичен яңгыратып.

      Ярми килеп чыга.

      Ярми. Без җырладык. Сүзләре тормыш иде, көе – безнең яшәвебез. Саф, гадел, үкенечсез яшәү. Тормыш бозларына үз җырыбызны учак итеп яктык та гомер агымнары буенча агызып җибәрдек.

      Фәрдәнә. Юлда озаграк йөрим бугай – сандыгыма көя төшкән. Форсат барында, ул юлдагы иң соңгы күперне сезнең белән бергә үтим… Әле дә ярый, Сәгыйдулла, язгы моңнарыңны бу җиһанның авыр сират


Скачать книгу