Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов


Скачать книгу
мәкальләренең өчтомлыгын алыгыз. Мондый җыелма, әйтүләренә караганда, союздаш республикалар халыкларының да күпчелегендә әлегә юк икән. Әйе, шулай шул… – диде дә чак кына пауза ясап алды һәм икенче темага күчте: – Тик, кызганычка каршы, бүген кайберәүләр, әллә нинди шөбһәле документларга таянып, Нәкый аганың исеменә тап төшерергә җыеналар бугай. Минем ишетүемчә, безнең союзның язмышын кайгыртып, югарырак түрәләргә язган шикаятен кайберәүләр донос дип аңлаганнар шикелле… Дөрес, Нәкый ага исеменә тап төшерергә теләүчеләр, минемчә, обкомдагы кайбер кешеләргә ошарга телиләр булса кирәк. Әйе, хәзергеләренә, Исәнбәтне яратмаучыларга ошарга мөмкин ул. Ләкин алар урынына килүчеләр моңа ничек карар икән киләчәктә? Җәмәгать, шулай, киләчәк турында да уйларга кирәк, 30нчы еллар узып киткән сыман, бүгенге хәлләр дә иртәгә артта калачак. Үзебездән соң нәрсә калдырырбыз? Әләкләшүнеме? Менә шуны да онытмасак иде…

      Шул рәвешчә, кем әйтмешли, йомшак җәеп катыга егып салган төсле, гап-гади сүзләр арасына ике-өч кырыс, усал җөмлә кыстырып, Әмирхан ага әлеге имеш-мимешләргә чик куя алды. Дөрес, бер кешенең дә исемен атамыйча, шәхескә тиеп тормыйча, мәсьәләне гомуми планда, тулаем хәл итте.

      Кичәдә көтелгән «фаш итүче» чыгыш булмыйча калды шулай итеп. Әлеге кичәдән соң да донос-монос кебек уйдырмалар хакында башка әллә ни ишетергә туры килмәде.

      Бу вакыйга бернинди рәсми өстенлеккә ия булмаган Әмирхан аганың чын абруй дәрәҗәсен күрсәтә иде. Табигый абруйның кодрәтен…

      Шул көннәрдә мин, Нәкый ага Исәнбәт хакындагы истәлекләремдә язганымча, мәгърифәтче әдипнең 1930 еллардагы матавыклар хакында сөйләвен, әйтергә теләгән фикерләрен ни өчен әйтеп бетермәвенең сәбәпләрен бераз аңлаган төсле булдым…

* * *

      Әмирхан ага белән ешрак очрашу, якыннанрак аралашулар 90нчы елларның башына туры килде һәм даими диярлек дәвам итте. Бигрәк тә ул Чехов урамындагы яңа фатирына күчкәч, бер тирәдәрәк күршеләр булып яши башлагач. Бу вакытларда мин дә ректораттан киткән, шуңа күрә вакытларым иркенрәк иде. Бер очрашуда ул өйләренә килеп чыгарга чакырды, сөйләшеп тә утырырбыз, диде. Алдан хәбәр итәр өчен, телефонын бирде, минекен дә алды.

      Беркөнне билгеләгән сәгатьтә килеп, кыңгырау төймәсенә бастым. Ишекне: «Кем бар?» – дип сорашып, бер хатын-кыз ачты. Ни күзләрем белән күрим, «Рәхим итегез!» – дип, Наҗия апа елмаеп тора иде. Аңладым: 1986 елда аны минем янга Әмирхан ага чит-ят кеше итеп кенә җибәрмәгән икән…

      Әмирхан ага белән күрешеп, бераз сөйләшеп утыруга, Наҗия апа безне икенче бүлмәгә чәй янына чакырды. Анда әле генә табадан төшкән гәрәбәдәй сап-сары, кайнар өй пәрәмәчләре – чын татар пәрәмәчләре! (Моннан соңгы һәр килүләремдә дә шулай пәрәмәч яки берәр әле генә пешерелгән нәрсә, әйтик, чит-читләре челтәрләнеп торган кайнар коймак яисә эченә нәрсәдер кыстырылган белен белән сыйлыйлар иде. Әмирхан аганың ашау-эчү ягыннан «майда йөзүен» сиздерә иде бу чәй яны ризыклары…)

      Әңгәмәләшеп утыруларыбыз аның эш бүлмәсендә


Скачать книгу