Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев
бирелгән псевдоним. Революциягә кадәрге татар әдәбиятында очрамый. Революциядән соң сыйнфый көрәш елларында дошманнар эшче һәм авыл хәбәрчеләренә террор куллана башлагач, «Татарстан» газетасы битләрендә күренеп ала. Редакциядә бу шифрның «ачкычы» саклана, ә хәбәрче имза урынына үзенә һәм редакциягә генә билгеле бер цифр куя. Цифронимнар популярлашып китә алмаганнар («Шагыйрь № 1» – Такташта очрый).
Шаяртулы псевдоним. Тукайда, Ш. Мөхәммәдевтә, Ф. Әмирханда күп очрый. Максаты – комик эффект тудыру. Мәсәлән, татар кадим мәдрәсәләрендәге уку тәртипләрен сатира уты белән көйдергән Ф. Әмирхан үзенең имзасын «Дамелла» дип куя. Дамелла (Дамелля) – зур укымышлы, дәрес бирүче кеше дигән сүз. Яки «Ташмөхәммәт». Ислам диненең кануннары буенча Мөхәммәт исемен әйткәч яки ишеткәч, салават әйтергә тиешсең. Балага Мөхәммәт исемен кушарга ярамый, аны бары тик төп исемнең башына яки азагына гына кушарга мөмкин. Мәсәлән, Мөхәммәтзакир, Шәмсемөхәммәт һ. б. Ә сатирик Ф. Әмирхан, ислам кануннарына чакыру ташлагандай, үзенә «Ташмөхәммәт» дигән псевдоним ала, изге Мөхәммәт исемен ташка әверелдерә. Монда, әлбәттә, эчке мәгънә бар. Шаяртулы псевдоним Тукайның сатирик әсәрләрендә дә киң кулланылган һәм Тукай моңа зур әһәмият белән караган. «Бу мәкаләләрне дөрес басарга иҗтиһат итегез, – ди ул «Ялт-йолт» редакторы Әхмәт Урманчиевка язган бер хатында. – Әлбәттә, бик шәп чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифе куймавымнан да аңларга мөмкин» (курсив безнеке. – М. М.).
Этнонимнар. Авторның милләтен күрсәткән псевдонимнар. Мәсәлән, «Татар хатыны» – Заһидә Байчурина.
Псевдогинимнар – ир язучыларның хатын-кыз фамилиясен яки хатын-кыз язучыларның ирләр фамилиясен йөртүе. Әдәбият тарихы мондый мисалларга бик бай. Татар әдәбиятында сирәк очрый. Мисаллар: Ф. Сәйфи-Казанлы – «Ф. Камалова», Г. Камал – «Г. Камалетдинова», «Зәйнәб Камалетдинова», Һ. Такташ – «Һәдия Хәйрулла кызы».
Югарыда күренгәнчә, псевдонимнар татар әдәбиятында шактый зур кулланыш тапканнар. Октябрь революциясеннән соң псевдоним куллануның практик хаҗәте калмаса да, татар әдипләре арасында псевдоним сәхнәдән төшмәгән. Шуңа күрә псевдонимнарны махсус өйрәнү һәм алар буенча бер белешмәлек төзү киләчәкнең бурычы булып кала. Татар әдәбиятында гына түгел, рус газеталарында татар әдәбияты турында язып чыккан авторларның да (мәсәлән, «Камско-Волжская речь»тә «Мусульманка», «День» газетасында Тукай турында «Татарский Пушкин» дигән мәкалә урнаштырган Н. Поволжанин һ. б.) псевдонимнарын ачарга кирәк. Ә моның өчен укырга, шул чорның газета-журналларын өйрәнергә, бик күп белешмәләрне актарырга кирәк.
Псевдонимнарны гыйльми дәрәҗәгә куеп өйрәнмәү әдәби мирасны бастырып чыгарганда адашуларга юл куя. Язучыга чама белән псевдоним ябыштыру, имзасыз әсәрне фәлән-фәлән язучыга дәлилсез генә тагып кую әдәбият тарихын бутый. Әйтик, Тукай «Ялт-йолт»та эшләгән икән, бу әле журналдагы барлык имзасыз әсәрләрне Тукай язган дип уйларга хокук бирми. Әдәби мирасны дөньяга чыгаручылар исә күренекле язучылар, журналистлар эшләгән матбугат органнарындагы