Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
Аларны ачуның әһәмияте32

      Китап укучылар конференциясендә теге яки бу әсәрнең геройлары турында сүз алып барганда, еш кына геройларның прототибы мәсьәләсен күтәрәләр. Язучы белән очрашкан вакытта укучылардан килгән сорауларның 25–30 проценты прототип белән кызыксыну формасында була. Димәк, әдәби әсәрне аңлау өчен, күпмедер дәрәҗәдә моның әһәмияте бар. Гёте болай дигән: «Әгәр китапның мәгънәсенә төшенергә теләсәң, эчтәлеге белән танышудан тыш, аның ничек тууын күздән кичерергә кирәк» (Литературная Россия, 1978, № 9). Чыннан да, прототипларны ачу безне язучының лабораториясенә алып керә, иҗат эшенең психологиясен, язучының иҗат алымнарын танып белергә ярдәм итә33.

      Прототип дигәннән без язучы башлангыч импульс алган беренчел образны аңлыйбыз. Прототип ул – иҗат старты. Аннан соң инде язучы иҗат процессында аннан ераклаша да ала. Әмма беренчел образның эзе барыбер кала, һәм язучы аны берничек тә бөтенләйгә яшереп бетерә алмый. Шуңа күрә моны ачу әдәбият галиме өстенә төшә.

      Дөрес, аерым очракларда прототиплар әдәбият галименең катнашуыннан тыш та ачылалар. Кайбер сатирик әсәрләрдәге персонажларның прототибы бик ачык «укыла». Мондый әсәрнең тормышка мөнәсәбәте шактый катлаулы. Бу, бер яктан, язучыны кыен хәлгә куя, икенче яктан, әсәрнең популярлыгын арттыра. Дөнья әдәбиятында мәгълүм: француз язучысы Альфонс Доденың «Тарасконлы Тартарен» («Тартарен из Тараскона») дигән әсәре бар. Моны укыганда, Тараскон (көньяк Франциянең провинциаль бер шәһәрчеге) халкы көлә алмый, чөнки күп кеше үзен таный. Доде адресына янаулы, сүгенүле хатлар килә. Ләкин халык белми: Тартарен – Тарасконнан түгел, шулай ук фантазия җимеше дә түгел. Бу шәхес белән Доде Африкада арыслан аулаганда таныша. Тартарен аның якташы булып чыга, алар икесе дә Ним шәһәреннән икән, туган шәһәренә ихтирам йөзеннән Доде үз героен Тараскон шәһәренә күчерә.

      Романның беренче бүлекләре матбугатта күренүгә, Доде геройның исемен үзгәртергә мәҗбүр була: беренче вариантта ул аны Барбарен дип исемләгән икән, әмма Тараскон шәһәрендә нәкъ шул фамилиядә бер гаилә табыла. Ул гаилә исә, авторны судка бирергә янап, «Фигаро» газетасына хат җибәрә. Тартарен исеме шуннан соң туа. Ачуы килгән тарасконлылар Додены Рона елгасына батырып үтерәчәкләрен әйтәләр (Литературная Россия, 1976, № 49). Нәкъ татар әдәбиятындагыча: Г. Тукай «Печән базары…» поэмасын клубта халык алдында укый. Ләкин алдан күрүчән егетләр клуб ишегендә сакта торалар: Карахмәт килеп керүе, үч алуы бар, Гайнан ишан да үзенең мөритләрен җибәрергә мөмкин… Г. Камалга да «Безнең шәһәрнең серләре»ннән соң янаулар булган. Ә «Беренче театр» комедиясендә прототиплар бер дә инде ерактан түгел. Мәсәлән, Вәли – Г.Камалның үзеннән алынган. «Безнең әти чабата киеп, бәхет эзләп Казанга килгән», – ди европача киенгән, бай кызына өйләнгән укымышлы егет Вәли. Монда драматург үз әтисен – Сикертән авылы крестьяны Галиәкбәр абзыйны телгә алып, бай кызына өйләнгән үзен Вәли образына керткән. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е дә – Яңа бистәнең


Скачать книгу

<p>32</p>

Китапта: Мәһдиев М. С. Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. – Казан : Казан ун-ты. нәшр., 1989.

<p>33</p>

Альтман М. С. Русские писатели и учёные в русской литературе XIX века. Материалы для словаря литературных прототипов) // Добролюбов Н. А. Статьи и материалы. – Горький, 1965. – С. 288–289.