Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев
азмы-күпме аңлар һәм күзаллар өчен, чыннан да, ерак үткәннәргә һәм тарихыбызга караш ташлау кирәктер. Без хәзер «тарихи Ватаныбыз» дигәндә Татарстанны, аның башкаласы шәһре Казанны күздә тотабыз. Ә бит иң борынгы бабаларыбыз Каф тавы итәгендә гомер сөргәннәр. Татарның, өч тармакка бүленеп, бүгенге Болгария җирләренә, Себер киңлекләренә һәм урманга бай Идел буйларына урнашып калулары да тарихта мәгълүм нәрсә. Борынгы Ватаныңны, аның табигатен, тормыш-көнкүрешен сагыну – код, ностальгия рәвешендә буыннан-буынга күчә килгән, билгеле. «Моң»ның этногенезик тамырлары менә кая барып тоташа… Моны икенче төрле итеп халыкның коллектив эмоциональ хәтере дип тә атарга мөмкин. Безнең халыкның күңел төпкелендә әнә шундый аваз дулкыннары ята.
Сөйләмдә һәм халык телендә синонимнарның иге-чиге юк. Каләм әһелләре – язучылар исә үз чиратында өр-яңа образлар һәм метафоралар ярдәмендә синонимнар бакчасын элек-электән гомер буе баетып килгәннәр.
9. Сүзнең муены нечкә…
Төшнең муены нечкә –
ничек юрасаң, шулайга таба борыла.
Алдарак, сүз сәясәттә телне яшерү, яшертен уй-ният-фикерләрне «пәрдә»нең теге ягында калдыру өчен дә кирәк ул, дигән идек. Ленин сүзләре белән әйтсәк, сәясәт – пычрак эш. Шулайдыр, ләкин сәясәттә дә маңгайга бәреп әйтелгән, туры мәгънәсендәге сүзләр-гыйбарәләр еш очрап тора.
Игътибар иткәнегез бар микән: ил тәхетенә яңа бер хаким-юлбашчы менеп утырдымы, аның үзе яисә яраннары тарафыннан, һичшиксез, өр-яңа диярлек терминнар, атамалар, гыйбарәләр уйлап табыла. Алар бернинди тоткарлыксыз шундук иҗтимагый-сәяси әйләнешкә кертелә.
«Вертикаль хакимият», «Закон диктатурасы», «халыкара терроризм», «бәдрәфтә манчу» – болары В. Путинның сәясәт капчыгыннан.
«Үзгәртеп кору», «тизләнеш», «кеше кыяфәтле социализм» – болары М. Горбачёв вакытында бик популяр иде. «Суверенитет» – Б. Ельцин заманында бу сүз халык теленнән төшмәде! «Йолдызлар сугышы», «явызлык империясе» – болары исә океан артыннан, АКШның элекке президенты Рейган авызыннан чыккан сүзләр.
Безнең беренче президентыбыз М. Шәймиев тә сәясәт лексикасына үз өлешен кертте. Өч кенә гыйбарәне исә төшерик: «базарга йомшак керү», «Татарстан моделе», «булдырабыз!».
Гаҗәпләнәсе юк, тарихта моның традицияләре зур һәм ерактан килә. Әйтик, социализм чорында нинди генә атама һәм гыйбарәләр уйлап чыгарылмады! «Мәңге тере» (аңа кадәр бер генә фиргавенгә, ханга, патшага шушы кадәрле төче мактауның эләккәне булмагандыр, мөгаен). «Сталин – это Ленин сегодня» (ләкин үлгәннән соң Сталинны берзаман Мавзолейдан чыгарып кара җиргә күмделәр). «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!» Җәмгыятьтә үзгәреш җилләре исә башлагач, аны «дөрес юлдан барасызмы…» дип үзгәртеп тә карадылар, ләкин соң иде.
Мәгънәсе бозылмасын дип, тагын берсен тәрҗемәсез генә әйтеп китәм: «Коммунизм неизбежен, потому что он необратим».
Менә шундый парадокслар!
Ленин-Сталин