Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев
хәйран иткән дә, вәйран иткән дә – сүз.
Графоман киңәше: сүзеңне ахыргача очлап чыга алмасаң, азагына күпнокталар куярга тырыш…
Сүзнең күләгәсе булмый.
Пегасны иярләү өчен йөгәнең көмеш җепләрдән үрелгән булырга тиеш.
Дөньяның яртысы сүз һәм мәхәббәт нуры белән яктыртылган.
Авызыңа алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүз чыкса икән ул!
Ызгыш-талашлы өйдә шайтанның эше көйле булыр.
Әдәби бөкрене дә кабер генә турайта.
Шагыйренә карап, сүз ташка яки икмәккә әверелә.
Талантлы язучы үзенең каләмен һәм әйтер сүзен ак кәгазь өстендә биетер.
Нәрсә-нәрсә, ләкин әйтер сүзләреңне ломбардка илтеп тапшыра алмыйсың.
Хакыйкать ялангач була, ялганчылар аңа сүз ярдәмендә күлмәк-ыштан кидерергә тырыша.
Кабер ташындагы сүзләр чүкеч-өтерге белән түгел, күз яшьләре белән дә уелган була.
Вәгъдә сүзе биргәннән әле берәүнең дә бөлгәне юк.
Гарип күңелдә төзек сүзләр була алмый.
Үлгән кеше белән сөйләшеп булмый, ләкин мал бүлешеп була.
Хамелеон – экзотик җанвар, буш сүз сөйләүче политеслар – экран кошы.
Иң борынгы кешеләрнең берсе «Бу – минеке!» дигәннән соң, тарихта шәхси милекчелек башланган.
Хәтта алтын күгәрергә мөмкин, әмма затлы сүз беркайчан тутыкмас.
Кешеләрне сокландырасың яисә мыек астыннан мыскыллы елмайтасың килсә, уй-ниятләреңне сөйләп бир.
Яхшы затның әйтер сүзе дә туфрак сыман йомшак була.
Кош сайраганны аңлар өчен кошлар телен яхшы белергә кирәк.
Табигать зирәклекне җитәрлек кенә биргән булса, без кыскарак сөйләр һәм язар идек.
Тарихны җиңүчеләр яза икән, бу гамәлдә каурый каләмнең гаебе юк.
Матурлыкка күз кирәк, дөреслеккә сүз кирәк.
Сүзнең зурысы яки кечкенәсе булмый.
«А» дан «Я» га кадәр булган хәрефләрне тиз ятларга мөмкин, ә менә тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнәсең.
Балыклар сөйләшә белсә, тиктомалдан кармакка килеп капмас иде.
Язмыш беркайчан сөйләшми, ул тәкъдиреңне сүзсез генә хәл итә.
Телең пәке булса, тәнеңә ук кадалыр.
Сакау белән маймылга әлифба кирәкми.
Телдән әйтелгән сүз җилгә очарга да мөмкин.
Паспортына «русская берёза» дип язылгач, татар каеннары милләтсез калды.
Язылмый калган шигырь үзен үзе сагына.
Сүз һәлак булса, эш тә һәлак була.
Әйткәнең бер хикмәт булса, әйтеп бетермәгәнең тагын да хикмәтлерәк.
Күп һәм озын сөйләү зирәклек билгесе түгел.
Кеше күбрәк сөйләгән саен, аның ахмаклыгы яки зирәклеге ныграк ачыла.
Кызларның күңел тәрәзәсен шакыр өчен татлы-шифалы сүзләр табуың фарыз.
Начар сүзләрне – яманлык, яхшы сүзләрне безгә дөреслек үзе әйтеп тора.
Әйтеләсе сүзләрдән башка бер генә