Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык). Рашат Низамиев

Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) - Рашат Низамиев


Скачать книгу
сүзнең чынбарлыкка һәм яшәешебезгә бәйле ачык, төгәл һәм тирән мәгънәсе бар. «Кояш» дибез икән, безнең күз алдына ут шары, аның кайнарлыгы һәм кул җитмәс биеклектә талгын гына яшәп ятуы күз алдына килеп баса. Сүз ул беренче чиратта үзара (кешеара) сөйләшүгә, аралашуга, аңлашуга хезмәт итә. Кыскасы, аның «иңнәренә» бөек миссия, илаһи вазифа салынган. Тормыш-яшәешне, сүзләрдән тыш, аралашу-сөйләшүдән башка күз алдына китерегез әле: тирә-юнебездә нинди бушлык һәм тәртипсезлек манзарасы пәйда булыр иде…

      Без яшәгән дөнья материя, энергия, информация бердәмлегеннән тора. Материя һәм энергиянең ни-нәрсә икәнлеген без инде яхшы беләбез. Ә менә информация кыры фәндә ныклап өйрәнелмәгән әле.

      Сүз – боларның соңгы икесенә турыдан-туры бәйле нәрсә. Сүзләр кырын күпмедер дәрәҗәдә шахмат тактасы һәм андагы фигуралар белән чагыштырырга мөмкин. Акыл һәм логикага (мантыйк) бәйле шахмат уенында тактадагы фигураларның кайсы вакытта нинди урынга куелуы иң әһәмиятле шарт булып тора. Фәлән мең сүзләр-фигураларның кайсы вакытта нинди урында һәм ничек итеп әйтелеше яки язылышы бик мөһим. Сүз остасы Фатих Хөсни үзенең бер мәкаләсендә «Урынындамы сүзләр-солдатлар?» дигән сорау куя һәм каләмдәшләрен һәр сүзгә, һәр җөмләгә игътибарлы булырга чакыра.

      Әйе, дөрес һәм урынлы куллана белсәң, сүзләр затлы-фәһемле фикергә әйләнә, энҗе-мәрҗән булып ялтырый, сәмави нур чәчә… Ә инде арзанлы, тупас, тар мәгънәле һәм жаргон сүзләр сөйләмне дә, әдәби телне дә бизәми, киресенчә, чүп үләне шикелле, матурлыкның ямен ала.

      Поляк галиме Ян Парандовский язучы хезмәте турындагы китабын «Сүзләр алхимиясе» дип атаган. Моңардан да төгәлрәк итеп әйтү мөмкин микән?! Әйе, химия түгел, сүзләргә билгеле бер тылсым өреп, алардан могҗиза ясауны, илһам дигән биеклеккә күтәрелүне күздә тотып әйтелгән тыгыз-саллы төшенчә бу. Китапта «Сүз» дигән аерым бер бүлек бар һәм анда автор, «Сүз – бөек сер» дигән постулатка таянып, өр-яңа ачышлар ясый, күзәтүләрен уртаклаша.

      Могҗиза. Сер. Тылсым.

      Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән чагылыш тапкан. Безнең туган телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай моңлы шаулый. Бу телдә без төсләрне, күкләр биеклеген, тойгы һәм фикернең йөз төрле төсмерләрен, күңел тирбәлешен, психологик кичерешләрне кешеләргә генә бирелгән авазлар аша авыз турырып сөйли, аңлата һәм ак кәгазь битен тутырып яза алабыз.

      5. Сүзләр, сүзләр ни сөйли?.

      Матур сөйли белү –

      фикер сәнгате ул.

Блез Паскаль

      Кешеләрнең, агачларның һәм суның гына түгел, сүзләрнең дә уңай яки тискәре энергиясе бар, дидек. Күзгә күренмәс бу күренеш, сүзнең әлеге сыйфаты дипломатиядә, рәсми очрашуларда, дуслык-туганлыкта, гомумән, аралашуның барлык төрләрендә чагылыш таба. Мәхәббәттә бигрәк тә шулай. Әйтик, «яратам» сүзен генә дә әллә ничәмә төсмерләрдә әйтеп була: ихластан һәм асыл мәгънәсендә, наз яки ирония белән, ачулы яисә нәфрәтле тон белән һ. б. (Композитор Салих Сәйдәшевнең


Скачать книгу